Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләге булган эш табар

«Эш таба алмыйм» дип борчыласызмы? 17 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә үтәчәк «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы сезгә эшкә урнашырга менә дигән мөмкинлек бирәчәк.Шулай ук форумда «ВКонтак...

«Эш таба алмыйм» дип борчыласызмы? 17 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә үтәчәк «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы сезгә эшкә урнашырга менә дигән мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук форумда «ВКонтакте» һәм «Instagram» социаль челтәрләре аша онлайн-режимында да катнашырга мөмкин. Эш тәкъдим итүче вәкилләр, вакансия маркеты, консультация мәйданчыклары сәгать  уннан эшли башлаячак.
Шулай ук республика министрлыклары һәм вәкилләре  катнашында «Татарстан Республикасында яшьләр һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру перспективалары» дип аталган аралашу мәйданчыгы да оештырылыр дип көтелә.
Форум  «Елның студентлар хезмәт отряды» премиясен тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ