Логотип Магариф уку
Цитата:

Телефон аша пешерәчәкләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында көнкүрештәге чатаклыклар аркасында гаиләдә килеп чыккан күңелсезлекләрне һәм гаугалы бәхәсләрне җайга салу мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәре...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында көнкүрештәге чатаклыклар аркасында гаиләдә килеп чыккан күңелсезлекләрне һәм гаугалы бәхәсләрне җайга салу мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Чараның спикерлары булып ТР да Кеше хокукларының вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Республика ресурс үзәге” директоры Марина Горшунова катнашты.
2019 елның 21 июнендә әлеге мәсьәләләр буенча “кайнар телефон элемтәсе” ачыла. Аның төп максаты балалар һәм үсмерләрнең караучысыз калуларына һәм хокук бозуларына юл куйган сәбәпләрне күрү һәм бетерү, аларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау һәм башка проблемаларны ачыклаудан гыйбарәт.
“Кайнар элемтә” телефоны буенча ата-аналарның балаларын тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә башкармаган, шулай ук балалар һәм өлкәннәрнең тормышына һәм саулыгына куркыныч янаган очраклар турында белгечләргә шылтыратырга мөмкин.
“Кайнар элемтә” телефоны: (843) 236-00-71.
Элемтәгә иртәнге 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр чыгарга мөмкин.
Сезне ТР Дәүләт Советы депутатлары, Прокуратура, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау органнары тыңлаячак.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ