Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында – мәхәббәт премьерасы

Татар театрларының иң яратып сәхнәләштерә торган спектакльләре нинди темага дисезме? Әлбәттә, мәхәббәт темасы! Бигрәк тә Кәрим Тинчурин театры артистлары алынсамы?! Әле менә Гашыйклар көне һәм Ватанны...

Татар театрларының иң яратып сәхнәләштерә торган спектакльләре нинди темага дисезме? Әлбәттә, мәхәббәт темасы! Бигрәк тә Кәрим Тинчурин театры артистлары алынсамы?! Әле менә Гашыйклар көне һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан бу театр коллективы үз тамашачысына үзгә сюрприз әзерләгән. Нинди дисезме?!


Күренекле татар прозаигы Нәбирә Гыйматдинова белән Тинчурин театры күптәннән иҗади хезмәттәшлектә яши. Моңарчы бу театр коллективының, Нәбирә ханым иҗатына мөрәҗәгать итеп, «Сихерче» һәм «Бер тамчы ярату» спектакльләрен татар тамашасы хөкеменә тәкъдим иткәне бар иде инде. Заманында халык бик яратып кабул иткән иде аларны. Һәм менә театр Н.Гыйматдинованың бик тә үзенчәлекле – моннан 35 еллап элек язылып та бүген дә үзенең тәрбияви ролен бер тамчы да югалтмаган «Ут күбәләге» повесте геройларына үз сәхнәсендә «җан кертергә» ниятләгән. Моннан дүрт-биш ел элек үк Тәслимә Хәләф, әлеге әсәргә нигезләнеп, «Утка очкан күбәләктәй»исемле инсценировка да язган булган. Тик вакытсыз үлем Тәслимәбезне арабыздан алып киткәнлектән, бу әсәр вакытында сәхнәләштерелмичә калды. Һәм менә узган елның декабрендә театр коллективы Зөфәр Харисов режиссёрлыгында әлеге инсценировка буенча спектакль әзерләргә кереште. Һәм менә, ниһаять, 21 февральдә кичен, ә 22 февральдә көндез һәм кичен Нәбирә Гыйматдинова повестена нигезләнеп куелган «Утка очкан күбәләктәй...» романтик драмасы премьерасы тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакльдә Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, шулай ук Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин кебек өметле артистлар катнаша. Ә тамашачы төп –Мөнәвәрә ролендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллинаны күрәчәк. Әлеге спектакльдә Казан театр училищесының дистәгә якын чыгарылыш курс студенты үзләре иҗат иткән сәхнә геройлары аша таләпчән татар тамашачысы каршында тәүге имтиханын тотарга җыена.


Спектакль гаять тирән психологик кичерешләр дулкынында булырга охшаган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Утка очкан күбәләктәй...» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясендә спикерлар буларак катнашучылар журналистларга шулай дип вәгъдә иттеләр. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында татар авылы язмышы, сугышның бар авырлыгын үз җилкәсенә алган татар хатын-кызының җан сыкравы, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре, соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да интригалары... Иң мөһиме: бу спектакльне һәркемнең үзе барып тамаша кылуы кирәк, диде конференция спикерлары.


ТаҺир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ