Логотип Магариф уку
Цитата:

ТНВ грантын откан өч мәктәп укучысы билгеле

Илшат Әминов «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан гранты буенча югары уку йортында журналист һөнәрен үзләштерәчәк укучылар исемен атады. Грантка Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларында яшәүче...

Илшат Әминов «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан гранты буенча югары уку йортында журналист һөнәрен үзләштерәчәк укучылар исемен атады. Грантка Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларында яшәүче егет һәм кызлар дәгъва кылды. Җиңүчеләрнең исемнәрен бүген ТНВ студиясендә телерадиокомнаниянең генераль директоры үзе игълан итте. WhatsApp Image 2018-05-15 at 14.42.43


11 нче сыйныф укучылары арасында максатчан грантка бәйге апрельдә игълан ителде. Илшат Әминов белдерүенчә,  грант оештыру татар балаларын милли журналистикага җәлеп итү, сәләтле укучыларга теләктәшлек белдерүне күздә тота.


Бәйгенең беренче турында 41 бала катнашкан. Алар  Казан, Чаллы, Әтнә, Арча, Азнакай, Лениногорск мәктәпләренең чыгагылыш сыйныфы укучылары. Исегезгә  төшерәбез, беренче турда катнашучылар 19 апрельгә кадәр «Якын дустым» темасына эссе язып җибәрергә тиеш иде. Икенче турга мәктәп укучыларның 17се генә узды. Алардан үзләрен кадрда тәкъдим итү — нибары ике минутлык видеоязма төшереп җибәрү соралды. Өченче турга алты кыз узды. 11 майда алар республиканың танылган кешеләреннән интервью алдылар.


Өч тур нәтиҗәсендә ТНВ максатчан грантын Арчадан Алия Сабирова, Лениногорскидан Сиринә Сәхапова һәм Азнакайдан Инзилә Хөсәенова оттылар. Кызлар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  милли журналист һөнәрен бушлай үзләштерәчәк.  «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе барлык чыгымнарны үз өстенә ала. ТНВ булачак журналистларны ел саен 135 000 сум түләп укытачак.WhatsApp Image 2018-05-15 at 14.42.45 WhatsApp Image 2018-05-15 at 14.42.44 WhatsApp Image 2018-05-15 at 14.42.47

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ