Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР укытучылары — тел бәйгесе җиңүчеләре

Татарстан мөгаллимнәре «Россия Федерациясе халыкларының телләре һәм мәдәнияты» бәйгесендә җиңү яуладылар. Илкүләм бәйгедә 250дән артык укытучы һәм белем бирү оешмасы катнашкан. Педагогик бәйге кысалар...

Татарстан мөгаллимнәре «Россия Федерациясе халыкларының телләре һәм мәдәнияты» бәйгесендә җиңү яуладылар. 
Илкүләм бәйгедә 250дән артык укытучы һәм белем бирү оешмасы катнашкан. Педагогик бәйге кысаларында катнашучылар төрле номинацияләрдә тәҗрибә белән уртаклаштылар. Җиңүчеләр исемлеге кичә игълан ителде. Әлеге исемлектә Татарстан укытучылары да бар.
«Регион дәрәҗәсендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы «Илһам» бөтенроссия иҗади проекты җиңеп чыкты. Яшь язучылар бәйгесе 2014 елдан бирле оештырылып килә. Катнашучылар «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик»,  «Яшь драматург» һәм «Яшь журналист» номинацияләренә язмалар  юллыйлар. Узган елны  катнашу теләген Татарстан һәм Россиянең 10 төбәгеннән 1620дән артык укучы белдерде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада   иң яхшы тәҗрибә булып танылды. Узган елны олимпиадада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 укучы һәм студент катнашкан иде.
Шулай ук «Регион дәрәҗәсендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә министрлыкның якшәмбе мәктәпләре фестивале проекты җиңү яулады.
Казан мәктәбе укытучылары Әлфия  Галиева һәм Гөлназ Галиева — «Аерым мәктәп тәҗрибәсе» номинацияседә,  Яшел Үзәннән Эльвира Камалиева — «Җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләүдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңделәр. 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ