Логотип Магариф уку
Цитата:

 ТРда сайлаучыларның активлыгы ни өчен югары?

Татарстан  һәр сайлау кампаниясен сайлаучыларның югары активлыгы белән уздыручы төбәкләр рәтендә. Бүген уза торганы да искәрмә түгел. Татарстан Республикасы һәм Еврей автономия өлкәсе бүгенге сайлауда...

Татарстан  һәр сайлау кампаниясен сайлаучыларның югары активлыгы белән уздыручы төбәкләр рәтендә. Бүген уза торганы да искәрмә түгел. Татарстан Республикасы һәм Еврей автономия өлкәсе бүгенге сайлауда катнашучылар күрсәткече буенча –лидерлар рәтендә. Социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры Виктор Александрович Потуреский фикеренчә, моның сере Татарстанда халыкның хөкүмәткә карата ышанычы булуда икән.
Бу хакта ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар өчен оештырылган онлайн-элемтә вакытында белдерде. Һич сер түгел: 2020 ел Татарстан халкы өчен дә бик үк җиңелләрдән булмады. Барысына да коронавирус пандемиясе гаепле. Әмма ел ничек кенә катлаулы һәм четерекле булмасын, Татарстан җитәкчелеге халык мәнфәгатен күз уңында эш тотып эш итте, халык фикеренә колак салды. Республикадагы сәяси тотрыклылыкның да уңай йогынтысы бар. Нәтиҗәдә Татарстанда сайлау кебек мөһим сәяси кампанияләр дә сайлаучыларның активлыгы белән уза да инде. Монысы – Мәскәүдәге сәясәтчеләр фикере.
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ