Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган тел укытучылары Казанда белемнәрен сынап карый

Казанда Туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия мастер-класс конкурсында 50 педагог катнаша. Бәйгенең соңгы этабы бу көннәрдә Казан кооператив институтында уза. Бу хакта «Татар-информ» агентл...

Казанда Туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия мастер-класс конкурсында 50 педагог катнаша. Бәйгенең соңгы этабы бу көннәрдә Казан кооператив институтында уза. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков әйтүенчә, быел конкурста Республиканың 40 районы һәм Россиянең 10 төбәге катнаша. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләре бар.
"Бәйгедә катнашучылар бүген жюри әгъзаларына дәресләрдән өзекләр тәкъдим итә, ә иртәгә алар бер-берсенә туган тел укыту буенча мастер-класслар күрсәтәчәк. Шулай итеп педагоглар биредә үз эш тәҗрибәсен уртаклаша ала", -  ди Илгиз Халиков.
Чараның соңгы көнендә катнашучылар ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белән туган телне саклап калу темасына түгәрәк өстәлдә була.
Конкурс нәтиҗәләре 27 мартта билгеле булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ