Туган телдә сыйфатлы белем алу өчен шартлар

Туган телне өйрәнүдә мәктәпкәчә чор – иң нәтиҗәле чак.

Туган телне электрон өйрәнү системасын гамәлгә кертү, интернетның татар секторын киңәйтү көннән-көн актуальләшә. Мәсәлән, «Ана теле» онлайн мәктәбен кулланучылар саны дистанцион уку чорында 24 меңнән артып киткән.

«Шулай да туган телне өйрәнүдә иң нәтиҗәле чак – мәккәпкәчә чор, – дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – туган телләрне өйрәнүнең нәтиҗәсен арттыру, туган телдә сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру – бу мәгариф системасының, дәүләт структураларының, гаиләнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән генә хәл ителә торган бурычлар».

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий