«Туган тел»не җиде телдә җырлап шаккатырган тәрбиячеләр

Казан шәһәренең Карьер торак массивында урнашкан «Яз» балалар бакчасына йөри минем оныкларым. Алар нинди чаралар уздыра, нәрсәләр белән шөгыльләнә, тәрбиячеләре кем – барысын да белеп торам мин. Каян дисезме? Оныкларыннан сорау гына алып ята икән бу дисезме? Юк шул. Аларның инстаграмындагы аккаунтына язылган мин. Үзләренең эшчәнлеген шунда күрсәтеп бара алар. Бу – ата-аналарга да, әби-бабайларга да бик кызык икән.

Быел бу балалар бакчасында да Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына игътибар. Дөрес, «Яз» да милли тәрбия эше быел гына шулай куелмаган. Аларда чараларның күпчелеге татар телендә уза. Быел да Туган телләр көнен, Шигърият бәйрәмен зур әзерлек белән уздырдылар. Тәрбиячеләр саф татар телендә сөйләшә, төрле чаралар уздырганда аларның җырлап- биюенә, сценарийларда язылган төрле рольләрне югары дәрәҗәдә башкаруларына сокланып карап утырам. Шунысы кызык: бу бакчада бәйрәмнәр без күнеккән бәйрәмнәргә охшамаган. Биредә җыр-бию башкартып, шигырь сөйләтеп, балаларны гына әзерләмиләр. Укытучы буларак, аның өчен дә күпме көч түгелгәнен яхшы аңлыйм мин. Шуның өстенә тәрбиячеләр үзләре дә тәрбияләнүчеләренә тамаша күрсәтә. Нинди образда гына чыгыш ясамый алар. Биредә костюмнарның , төрледән-төрле киемнәрнең ниндие генә юк! Оста итеп грим да салалар, рольгә дә керәләр, чын артистларың көнләшерлек. Тукай айлыгында төркем бүлмәләренә кереп, балаларның хәлен белеп, уеннар оештырып, төрле сорауларга җавап алып йөргән Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарыкны балалар бик яратып каршы ала, алар белән теләп аралаша, сораулар бирә, аларны тотып карый. Әнә шулай әкият дөньясы аша тәрбияләнә бу бәхетле балалар.

Светлана Равил кызы Кучумова җитәкләгән «Яз» балалар бакчасы коллективы бердәм, дус, үзара килешеп эшли. Ә монысын каян беләсез дисезме? Беләм шул, чөнки биредә оныкларым гына йөрми, кызым Алина Валерий кызы Федотова да тәрбияче булып эшли. Әни кеше буларак, аның үз эшенә барасы килеп, коллективларын яратып, җитәкчеләрен хөрмәтләп эшләвенә сөенеп туя алмыйм. Аңа чынлап та иҗади коллективта эшләү кирәк иде дим. Өлкән тәрбияче булып эшләүче Диләрә Таһир кызы Әпсәләмованың иҗади шәхес булуы әллә каян күренеп тора. Инициативалы, фантазиягә бай бу ханым, үзе дә тынгысыз, башкаларга да   «тынгы бирми» торганнардан.

Бу елдагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган чаралар арасында балалар белән «Казанда Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән, тәрбиячеләр белән Тукай-Кырлайга экскурсияләр, танылган артистлар белән «Мин туган телдә җырлыйм» кебек чаралар оештырылуын гына әйтсәк тә, җитди эшләр башкарылуын аңларга була. Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена тәрбиячеләр «Туган тел» җырын 7 телдә башкарып, аны да инстаграмга куеп шаккатырды. Чынлап та, барысы да сәләтлеләр.

Милли тәрбия югары куелган бу балалар бакчасында татар балалары гына йөридер дип уйлый идем. Юк икән, араларында руслардан тыш та төрле милләт вәкилләре бар. Шуңа күрә халыклар арасында дуслык тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә. Бу коллективка алга таба да иҗади уңышлар теләп, аларны инстаграмнан күзәтеп утыручы

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.