Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай рухына дога кылынды

Чал Казанның Иске Татар бистәсе зиратында  мәңгелек сыену  урыны тапкан  27 яшьлек Габдулланы зиярәт итәргә  килгән танылган шагыйрьләр, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре&n...

Чал Казанның Иске Татар бистәсе зиратында  мәңгелек сыену  урыны тапкан  27 яшьлек Габдулланы зиярәт итәргә  килгән танылган шагыйрьләр, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре  чыгышыннан соң,  Тукай   күз алдына  халкыбыз хәтереннән  мәңге җуелмас  бер зат буларак  килеп баса.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Тукайны «галәмгә» тиңли, мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әдипне  «татар милләтенең бер канаты» буларак тасвир кыла. Халык шагыйре Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Тукайның шигырьләре XXI гасырда да актуаль булып кала. Асылы бер: Тукай булмаса, татар халкы үзен бу дәрәҗә горур тота алмас, канатсыз кош халәтендә гомер кичерер иде.



Язучы, драматург Хәбир Ибраһим, зиярәт кылганнан соңгы уй-фикерләре белән уртаклашып,  шагыйрьнең Зәйтүнә исемле гүзәл туташка булган гыйшкы хакында искә төшерде. «Бу хакта  ишетеп беләбез,  әмма бу ике гашыйк кешегә  бергә булырга насыйп булмый. Бу гүзәл зат та әлеге зиратта җирләнгән һәм аның кабер ташына Тукайның шигыреннән өзекләр  язылган.  Быел беренче тапкыр Зәйтүнә   рухына багышлап та дога кылдык»,  ди әдип. Тукай хәтерләрдә мәңне яшәр.  Халкыбыз үзенең ул-кызларын онытмый, каберенә эзне суытмый  ул.
.
                                                                                  Альберт ЗАҺИРOВ

Фото: Расиха ФАИЗОВА

 
    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ