Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР студентларының IX конгрессы узачак

21 февральдә Түбән Камада ТР студентларының IX конгрессы узачак,  дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайтында.Конгрессның максаты булып студентларны борчыган социаль-икътисади проблемаларын ачыклау һ...

21 февральдә Түбән Камада ТР студентларының IX конгрессы узачак,  дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайтында.
Конгрессның максаты булып студентларны борчыган социаль-икътисади проблемаларын ачыклау һәм аларның чишелеш юлларын табу тора. Әлеге чарада  социаль мәсьәләләр, студентлар үзидарәсе, тулай торак һәм торак мәсьәләләре, студентлар арасында эшмәкәрлек һәм эш белән тәэмин итү, студентлар медиадөньясы һ.б.  актуаль темалар күтәреләчәк.
Конгресс дүрт этапта үтәчәк. Беренче этапта яшьләрнең проблемаларын ачыклау өчен, студентлар арасында сораштыру үткәрү күздә тотыла. Икенчесе – алты  шәһәрдә түгәрәк өстәлләр уздыру. Өченче этапта студент оешмалары лидерлары алда әйтелгән проблемаларның чишелеш юлларын тәкъдим итәчәк. Соңгы этап – йомгаклау утырышы.
Конгресста катнашырга теләге булган һәр студент үз фикерен, идея-тәкъдимнәрен сылтама буенча   тәкъдим итә ала.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ