Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар арасында “Җиңүгә багышлыйм” бәйгесе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мамадыш районы хакимияте, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йорты һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә, “Җиңүгә багышлыйм” дип исемләнгән балалар иҗаты конкурсы игъ...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мамадыш районы хакимияте, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йорты һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә, “Җиңүгә багышлыйм” дип исемләнгән балалар иҗаты конкурсы игълан иткән иде. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентларның катнашуы күздә тотыла. Конкурсның приз фонды да символик мәгънәгә ия – 75 мең сум. Конкурс өч номинация буенча уза: декоратив-гамәли сәнгать, мультимидиа иҗаты, проект эшчәнлеге. Беренче номинация буенча кулдан ясалган эшләнмәләр, панорама-диорамалар, сугыш операцияләрен чагылдырган реконструкцияләр, сугыш техникасы һәм кораллары макетлары кабул ителә. Икенче номинациядә укучылар теләсә нинди алымнар белән ясалган, җиңү темасын яктырткан видеороликлар төшерүдә ярыша. Өченче номинация китаплар, брошюролар, эзләнү-тикшеренү эшләре, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итүгә багышлана. Бүгенгедәй үзэзоляция шартларында беркадәр бушрак вакытлары бәрабәренә районыбыз укучылары әлеге конкурска ныклап кушылып киттеләр. Алар, өйдән, укытучылары белән дистанцион рәвештә элемтәдә торып, үзләрен төрле юнәлештә сынап карыйлар. Әзер булган эшләр #ПосвящаюПобеде хештыгы астында В Контакте дагы Мамадыш балалар һәм яшүсмерләр йорты сайтына (https://vk.com/mbou_dod_ddu) урнаштырып барыла.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыштагы Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем педагогы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ