Логотип Магариф уку
Цитата:

«Укучым университетта бушлай укыячак!»

Бу уку елында мин унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе идем. Сыйныфта биш кенә бөртек иде үзләре: Таңсылу, Инсаф. Габделфәт, Лилия, Руслан. Тик аларның һәрберсе мәктәбебез мактанычы һәм горурлыгы иде. Бу...

Бу уку елында мин унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе идем. Сыйныфта биш кенә бөртек иде үзләре: Таңсылу, Инсаф. Габделфәт, Лилия, Руслан. Тик аларның һәрберсе мәктәбебез мактанычы һәм горурлыгы иде. Бу көннәрдә бу укучыларымның бик тә кызу сынау һәм сыналу көннәре: бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру белән мәш килеп йөрүләре. Анда да сынатмасларына ныклы ышанычым бар. Үз алларына куйган максатларына ирешми калмаслар. Бу җәһәттән, ул укучыларымның берсе – Лилия Гыймазова инде бүгеннән үк олы тормыш юлындагы беренче зур җиңүенә иреште: КФУ га укырга бушлай керде. Кыз Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенә «Яңа милли медиачаралар» профиле буенча бушлай укырга кабул ителәчәк дигән хәбәрне ишеткәч, балачактан ук журналист булырга хыялланган, төрле басмаларда язмалары белән еш күренгән укучым Лилия Гыймазова әлеге бәйгедә үз көчен сынап карарга булды. Бердәм имтиханнарын (төп шартларның берсе – рус әдәбиятыннан имтихан тапшырылган булырга тиеш) уңышлы биргән очракта Лилиягә югарыда телгә алынган уку йортында уку гарантияләнгән.
Сыйныф җитәкчесе буларак Лилия турында шуларны әйтә алам: безнең Урта Кирмән урта мәктәбенә ул Кече Кирмән төп мәктәбен тәмамлагач килде. Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге «Сандугач» халык уен кораллары ансамблендә шөгыльләнә. Бик тә күркәм гаиләдә тәрбияләнә. Мәктәп предметларының барысын да тырышып үзләштерде. Музыка коралларында да уйный, матур итеп җырлый да. Бездә ике генә ел уку дәверендә дә мәктәбебез данын бик күп бәйгеләрдә яклады ул. Әдәбият һәм татар теле буенча республика олимпиадасының район туры җиңүчесе, республика туры призеры булды. Татар теле буенча халыкара олимпиада да катнашты. Лилия «Замечательный вожатый» һәм «Созвездие-Йолдызлык» конкурсларының район этапларында җиңү яулады.
Киләчәктә Лилиянең татар журналистикасы йолдызлыгында да якты йолдыз булып кабынуын теләп калабыз.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ