Укучыны мыскыл иткән өчен укытучыга нәрсә яный?

Уку елы башланып бер ай да узмады, укучылар һәм укытучылар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлады. Хәтерлисездер, узган уку елының март аенда гына Түбән Новгород өлкәсендә бер инглиз теле укытучысына карата җинаять эше кузгатылган иде. Интернетта аның дәрес барышында укучыларының башына берничә тапкыр дәреслек белән сугуы һәм аларны «дауннар» дип атавы турында хәбәр таралды. Шулай ук Санкт-Петербургның бер мәктәбендә рус теле укытучысының, ялгыш кына гөл савытын төшереп ваткан өчен, 5 нче сыйныф укучысын 40 минут буе мыскыллап орышуы хакында да ишетергә туры килде.

Күптән түгел Интернет челтәрендә кабат шундыйрак сюжетлы видео пәйда булды. Анда бер укытучы 6 нчы сыйныф укучыларын «аңгыралар, мескеннәр, ярлылар» дип мыскыл итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу вакыйга Санкт-Петербургның Пушкин районында урнашкан бер мәктәптә була. Әлеге хәлне бер укучы яшерен рәвештә видеога төшереп тора. Укытучыны мондый хәлгә нәрсә китерүе билгесез. Шул сәбәпле бу видеоны караган кешеләр дә капма-каршы фикерләр яңгырата. Кемдер укытучыны, ә кемдер аны шул дәрәҗәгә җиткергән балаларны гаепли.

Район прокуратурасы әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып бара. Укытучы бу сүзләре өчен ничек җавап бирер, әлегә билгесез. Иң яхшы очракта ул шелтә белән генә котылырга, булмаса, эштән дә куылырга мөмкин.

Әйе, укытучылар тарафыннан балага начар мөгамәлә, мыскыл итү, дорфа сүзләр әйтү кебек хәлләр турында еш ишетергә туры килә. Әмма аларның барысы да игътибарга алынмый, онытыла, гафу ителә. Тик бу дөресме соң? Ярый, бер булды, ди… Әгәр мондый хәл ике, өч тапкыр кабатланса, әлбәттә, сүзсез утырып булмый. Мондый очракларда әти-әниләргә нишләргә соң? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен юрист, «Айдек» өстәмә белем бирү үзәгенең җәмгыять белеме укытучысы Денис Красноярцевка мөрәҗәгать иттек:

— Мин әти кеше буларак та, укытучы һәм гамәли практикага ия юрист буларак та шуны әйтә алам: укытучы – ул кешеләрне җанландырып, җиңүгә алып баручы лидер, хәрби солдат төркемнәре ротасының, взводының командиры кебек. Әгәр ул гаскәриләрне түбәнсетә, мыскыл итә яки төбәп ямьсез сүзләр әйтә ала икән, димәк, бу начар командир, һәм ул кешеләрне дә, илен дә җиңелүгә китерәчәк.

Андый «командирны» ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк. Чөнки уку – ул стресс. Укучы, гаскәрнең алгы рәтендә басып торган солдат кебек, арттан танк һәм артиллерия ярдәмен тоярга тиеш. Бу – нәтиҗәлелек ягыннан караганда. Чөнки үз эшендәге экспертны нәкъ менә нәтиҗәлелек билгели, – ди белгеч. –Ә юридик яктан караганда, «РФдә Мәгариф турында»гы закон, Конституция, Гражданнар һәм Җинаять кодекслары бар. Нәкъ менә шулар буенча ваемсыз, надан һәм рәхимсез укытучыны җаваплылыкка тартырга кирәк. Укучылар укытучыларның бик күп мыскыллауларын гафу итә, ә укытучылар моннан файдалана. Нәтиҗәдә, болар барысы да сыйныфлардагы агрессия, укучыларның укытучыларга һөҗүм итүе, мәктәп укучылары арасында җинаятьчелекнең үсүенә китерә. Шул рәвешле, укучылар җинаять төркемнәренә кереп китәргә мөмкин. Чөнки аларны анда «хөрмәт итәләр», ә укытучы бөтен сыйныф алдында мыскыллый. Минемчә, җинаятьчелекнең артуы һәм «АУЕ» дип аталган хәрәкәтнең үсүе (РФдә вирус кебер тарала торган төрмә тормышын пропагандалау) сәбәпле, мәктәп директорларына Җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән хезмәттәшлек итәргә һәм СИЗОга «экскурсияләр» ясарга кирәк. Укучылар да, укытучылар да үзләренең тәртипсезлек нәтиҗәсен белергә тиеш. Бер генә укытучының дахезмәте нәтиҗәсе исемлегендә үзе «үстергән» җинаятьчене күрәсе килми. Шулай ук РФ Җинаять кодексы буенча хөкем ителүченең үзенә дә бернинди хөрмәт булмаячак.

Балалары мондый хәл белән очрашкан әти-әниләргә нишләргә соң? Денис Красноярцев әйтүенчә, иң беренче чиратта бу мәсьәләне мәктәп директоры белән хәл итәргә, әгәр бу булышмаса, һичшиксез, күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң мөһиме – хәлгә ачыклык кертү һәм аудио-, видеоязма рәвешендәге дәлилләр базасын булдыру. Чөнки РФ Конституциясенең 29 нчы маддәсе буенча, җәмәгать урыннарында фото, видеолар төшерергә, аудио яздырырга рөхсәт ителә. Шулай ук шаһитларның (сыйныфташлар) күрсәтмәләре дә мөһим.

Димәк, әти-әниләргә килеп туган мондый очракларны һич кенә дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Әлбәттә, андый хәлләр юктан гына килеп чыкмый. Укытучыларын шундый гамәлләр кылу дәрәҗәсенә җиткерүдә укучыларның да гаебе бар. Шуңа күрә мондый хәлләрне бик яхшылап тикшерү зарур.

One thought on “Укучыны мыскыл иткән өчен укытучыга нәрсә яный?

  1. Әллә нинди замана китте. 80нче елларда без укытучыдан курка идек. Указка белән дә биреп алалар иде, чәчне дә йолкыйлар иде, ләкин беркем дә суд юлында йөрми иде.

Добавить комментарий