Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы хезмәт хакы федераль дәрәҗәдә билгеләнәчәк

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре эш хакын урындагы чиновниклар түгел, ә Россия хөкүмәте билгеләячәк.Хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан «РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү т...

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре эш хакын урындагы чиновниклар түгел, ә Россия хөкүмәте билгеләячәк.
Хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан «РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законы буенча, бу яңалык бөтен илдәге бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын системалаштырырга ярдәм итергә тиеш. Алга таба бу документ төрле төбәкләрдәге бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларындагы аерманы киметергә дә ярдәм итәчәк. Федераль чиновниклар хезмәткәрләр окладлары арасындагы аерманы, шулай ук өстәмә түләүләр күләмен дә контрольдә тотачак.
Бюджет хезмәткәренең оклады яки хезмәт хакының беркетелгән өлеше эш хакының гомуми суммасының 50% нан да ким булмаска тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, барлык өстәмә түләүләр һәм компенсацияләр окладның яртысыннан да арттырылмаячак. Хезмәт хакы түләүнең яңа системасы акрынлап гамәлгә кертеләчәк – киләсе елдан башланып, 2025 елга кадәр төгәлләнәчәк.
Шул ук вакытта, «Укытучы» профсоюзы 1ставка өчен минималь хезмәт хакы күләмен хәр хәлдә төбәкләрдә урнаштырылган 2 минималь хезмәт хакы күләме дәрәҗәсенә җиткерүне яклый. Профсоюз лидерлары фикеренчә, мондый эш хакларын финанслау федераль һәм төбәк бюджетларында салынырга тиеш. Бу эшләнмәсә, мәктәп укытучысының хезмәт хакын арттыруга ирешеп булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ