Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы нинди дәреслек белән укыта?

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе янәдән үзгәрәчәк.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган документта күрсәтелгәнчә, дәреслекләргә экспертиза ясау хәзер дәүләт проце...

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе янәдән үзгәрәчәк.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган документта күрсәтелгәнчә, дәреслекләргә экспертиза ясау хәзер дәүләт процедурасы булачак. 
Башлангыч һәм урта төп мәктәпнең укыту программалары кысаларында кулланырга яраклы дәреслекләр исемлеген булдыру тәртибе турындага боерыкны федераль министрлык әзерләде. Документта  дәреслекләрне тикшерү процедурасына үзгәрешләр кертү каралган. Мисал өчен, экспертлар составы ачык һәм билгеле булачак. Өстәвенә, дәреслекне мәктәптә куллануга тәкъдим иткән экспертларның фамилияләре әлеге китапның тышлыгында язылачак.
Моңа кадәр нәшрият үзе чыгарган китапка үзе үк эксперт табып, тикшертергә тиеш була иде.  Хәзер экспертизаны РФнең Мәгариф министрлыгы оештырачак.
Федералъ исемлектәге дәресләргә 49 пунктан торган таләпләр бар. Алар дәреслекнең эчтәлеге, бизәлеше, бәяләнүенә кагыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ