Укытучы ялы күпсенерлекме?

«Мәгариф» журналы сайтындагы «Җәйге ялың ничек үтә, мөгаллим?» дигән язманы укыгач, мин дә үз фикерләремне язып җибәрергә булдым әле.

Безнең халыкның менталитеты шундый: елның кайсы фасылы туры килүенә дә карамастан, ул отпуск көннәрен зарыгып көтеп ала. Түләүле ял вакытын алдан планлаштыра, сәяхәткә бара, шәхси төзелеш эшләрен башкара яки каралты-курасын тазарта. Шуңа күрә җәйге чорда ял алу көннәрне файдалы, нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә. Укытучы халкының түләүле ялы җәйге чорга туры килә һәм «укытучы» профессиясе бу ягы белән бик күпләрне көнләштереп тә куя. Тик үзе укытучы булып эшләмәгән кеше отпуск нечкәлекләрен белеп бетерми. Без булмаган жир, профессия гел әйбәт күренә ул.

Бер яктан, син – «отпуск»та, икенче яктан, сине теләсә-кайсы вакытта эшкә чакырып алырга мөмкиннәр. Иркенләп җәйге ялыңны планлаштыра алмыйсың, өстеңдә «бюджетник» дигән дымакол кылычы эленеп тора. Рухи яктан җаның хезмәттән, начальстводан азат булмагач, җәйге түләүле ялның файдасы аз.

Үземнең ялга килгәндә, ниндидер илләр буенча сәяхәтләргә барганым юк. Бар отпускым авыл җирендә – үз хуҗалыгымда үтә. Мал-туарга терлек азыгы әзерләү, үз пай җирләремне эшкәртү, буш вакытларымда техникаларым белән авылдашларыма печән әзерләүгә булышу, вак-төяк төзелеш эшләре белән үтеп китә. Җәйнең матурлыгы булган җиләк җыю, балык тоту, су керү кебек шөгыльләргә дә вакыт табарга тырышам. Гомумән, түләүле җәйге ялым гади кешеләрнеке кебек.

 

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы

Добавить комментарий