Укытучыдан 50 000 сум штраф түләткәннәр

Саратов өлкәсендәге бер мәктәптә эшләүче укытучы дәрес тәртибен бозганы өчен административ җәзага тартылган. 

Март аенда укытучы 6нчы  сыйныф укучыларын пневматик мылтыктан атарга өйрәткән. Әлеге дәрес уку планына каршы килә һәм балаларның иминлеген куркыныч астына куя. Үзенчәлекле өйрәнүләр вакытында бер укучы ялгыш сыйныфташына ата. 12 яшьлек баланың башы яралана.

Укытучыга каршы җинаять эше кузгатылган. Нәтиҗәдә аннан 50 000 сум күләмендә штраф түләткәннәр.

Добавить комментарий