Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга социаль яңа киңәшләр әзерлиләр

Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен социаль челтәрләрне алып бару буенча киңәшләр язачак. Министрлыкка мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев мөрәҗәгать иткән иде.  Бу хакта...

Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен социаль челтәрләрне алып бару буенча киңәшләр язачак. Министрлыкка мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев мөрәҗәгать иткән иде.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 
Депутат укытучыларны социаль челтәрләрдә үз-үзләрен күрсәтү концепциясен булдырырга һәм Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри этика кодексына тиешле төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыккан иде.
Тәкъдимнәрне эшләү өстендә Мәгариф министрлыгы Россия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә эшли.
Социаль челтәрләрдә укытучылар имиджына кагылышлы бәхәсләр булып тора. Мисал өчен, күптән түгел Алтай крае укытучысы Татьяна Кувшинникова шәхси сәхифәсендә купальниктагы фотоларын урнаштырган иде. Киң җәмәгатьчелек моның  белән ризасызлык белдерде. Дөрес, укытучыны яклап чыгучылар да шактый булды.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ