Логотип Магариф уку
Цитата:

Вирусның таралуын киметү өчен чаралар күрелә

Татарстан бу көннәрдә яңа коронавирус инфекциясенең иң таралган чорын кичерә. Табиблар аның кимүгә таба бару вакыты июнь аена туры килер, дип фаразлыйлар. Ләкин әлеге куркыныч чир сентябрь аенда тагын...

Татарстан бу көннәрдә яңа коронавирус инфекциясенең иң таралган чорын кичерә. Табиблар аның кимүгә таба бару вакыты июнь аена туры килер, дип фаразлыйлар. Ләкин әлеге куркыныч чир сентябрь аенда тагын бер баш калкытырга мөмкин. Шунлыктан, белгечләр республика халкыннан бик үтенеп үзизоляция режимын бозмавын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый саклавын сорый. Бу хакта “Татар-информ” МА матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Халит Хәертынов сөйләде.
Авыручыларның саны арта бару сәбәпле, коронавирус атлы йогышлы чирнең алга таба ничек таралуын фаразлау мөмкин түгел.
-Вирусның таралуын киметү өчен республикада барлык чаралар да күрелә, - дип ассызыклады Халит Сәүбән улы. – Ул үзе хакында беренче тапкыр 1965 елда хәбәр иткән иде. Аннары 2002, 2012 елларда Якын Көнчыгыш гриппы буларак, тагын шулай берничә тапкыр үзенең барлыгын сиздерде. Ә Covid-19 дигәне тагын да мәкерлерәк булып чыкты, узган ел ук кешегә зыян салырга керешкән иде, хәзер дә кара эшен дәвам итә. Ул турыдан-туры үпкәне җимерү белән шөгыльләнә. Бактерияләр белән кискен үпкә кабаруы китереп чыгара, сулыш алуны авырайта. Шуңа күрә, бу авыруларны дәвалаучы хастаханәләр алдан ук кислород бирү, ясалма сулыш алдыру аппаратлары булдыруны кайгырта. Аның җиңел төрләрен дә, авыр формаларын да күреп торабыз. Көньяк Европа илләрендә, АКШта бик күп гомерләрне кисте. Өлкәннәргә генә кагыла, дисәк тә, республикада авыручыларның 50 проценттан артыгын 30 – 50 яшьтәгеләр тәшкил итә.
Баш инфекционист куркыныч төркемдә өлкән яшьтәгеләр белән бергә, хроник чирләрдән интеккән, шикәр чире, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләгәннәр дә исәптә булуын әйтеп узды. Әлегә кадәр коронавирус белән кабаттан чирләүчеләрнең теркәлү очрагы юк. Моның белән бер авырган кешедә иммунитет барлыкка килә. Халыкның 70-75 проценты авырып бетми торып, коллектив иммунитет ныгымыйча, бу инфекция һаман дәвам итәргә мөмкин. Шул чор узганнан соң гына, ул гадәти һәм сезонлы чир булып калачак. Шуңа карамастан, Татарстан табиблары коронавирус белән авырып терелгән пациентлардан плазма күчереп салырга әзерләнә. Терапиянең мондый варианты берничә илдә, шул исәптән Кытайда да уңышлы кулланылган.
-Коронавирус белән бер тапкыр авырган кешеләрнең канында саклану тәнчекләре хасил була. Әгәр шундыйларның кан плазмасын авыр хәлдәге пациентларга салсак, терелүгә бик көчле стимул булачак, - диде Халит Сәүбан улы. – Әмма әлегә кадәр авыруларны 100 процент терелтә торган препарат юк. Имбир белән лимон исә иммунитетны ныгырга ярдәм итүче чаралардан гына санала.
Нишлисең инде, безнең кебек гади халыкка иммунитетны ныгытудан да яхшысы юк.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ