Логотип Магариф уку
Цитата:

Владимир Путин укытучыларга 200 мең сум күләмендәге премия бирү тәкъдиме белән чыкты

Белем бирүдә зур уңышка ирешкән укытучылар 200 мең сумлык премиягә дәгъва кыла алачак. Мондый эчтәлекле документның проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Әлегә проект га...

Белем бирүдә зур уңышка ирешкән укытучылар 200 мең сумлык премиягә дәгъва кыла алачак. Мондый эчтәлекле документның проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Әлегә проект гамәлгә кертелмәгән, фикер алышу бара. 


Документта күрсәтелгәнчә, матди бүләк алдынгы укытучыларга биреләчәк. Төп шартлар арасында — 3 елдан да ким булмаган педагогик стаж, мәктәптә укыту. Административ функцияләрне башкаручы хезмәткәрләр премиягә дәгъва кыла алмыйлар. Укытучылардан методик эшләр авторы булу, укучыларының соңгы өч ел эчендә имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ия булуы сорала.


Ел саен 5 октябрь, Укытучылар көне,  алдыннан 1000 премия тапшыру каралган. Һәркайсысының күләме — 200 мең сум.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ