Логотип Магариф уку
Цитата:

Вузларда БДИга әзерлек курслары башлана

Билгеле булганча, октябрьдә Россиянең югары уку йортлары әзерлек курсларына старт бирәләр.Мәскәүдә Россия технология университеты (МИРЭА)  әйдәп баручы дәүләт югары уку йорты каршында мәктәп укучылары...

Билгеле булганча, октябрьдә Россиянең югары уку йортлары әзерлек курсларына старт бирәләр.
Мәскәүдә Россия технология университеты (МИРЭА)  әйдәп баручы дәүләт югары уку йорты каршында мәктәп укучылары өчен әзерлек курслары ачыла. Мондый курслар 40 елдан артык эшләп килә, бу вакыт эчендә 50 меңнән артык мәктәп укучысы укытып чыгарылган.
Россия технология университетының әзерлек курсларында дәресләрне яхшы педагоглар: Бердәм дәүләт имтиханына (күп педагоглар БДИ эскпертлары санала), олимпиадаларга (укытучылар – күп кенә олимпиадаларның оештыру комитеты әгъзалары һәм уйлап табучылары) әзерләнү буенча зур тәҗрибәгә ия югары уку йорты хезмәткәрләре һәм чакырылган экспертлар алып бара, алар югары уку йортының беренче курслары программасын, шулай ук имтиханның эчтәлек өлеше һәм оештыру үзенчәлекләрен бик җентекле беләләр.
Университет укытучылары да тигез дәрәҗәдә укыту процессына җәлеп ителгән, предметларны югары дәрәҗәдә беләләр һәм абитуриентларга тирән белем бирәләр. Педагоглар мәктәп укучылары белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм теләсә кайсы хатаны тәфсилле итеп аңлатырга сәләтле. 2020/2021 уку елына БДИның көндезге әзерлек курсларында укыр өчен гаризалар җыю башланды, шулай ук быелгы уку елында дистанцион форматта БДИга әзерлек курсларында укыр өчен гариза җыя башладылар. Укытучыларның нагрузкаларын чамалау өчен һәм БДИ әзерлек курслары белән кызыксынучыларга үз вакытында хәбәр итәр өчен, һәм килешүләр төзүне башлар өчен гаризалар җыела. Килешүләр төзү шушы елның сентябрендә башланды.
Мәскәү социаль-икътисад институтында (МСЭИ) БДИга әзерлек курсларында укуның бәясе укырга кергән очракта беренче семестрга түләү буларак санала. Дәресләрне, югары уку йортларында БДИга әзерләнү тәҗрибәсенә ия булган, имтиханны үткәрү һәм тикшерү критерийлары белән таныш укытучылар үткәрәләр, аларның күбесе эксперт буларак, БДИны тикшергәннәр.
Укытучылар сезгә ярдәм итәчәкләр:
· БДИга әзерлек курсларын тиз һәм сыйфатлы үтәргә;
· билгеле кагыйдәләрне саклаган хәлдә, максималь баллны ничек җыя белергә;
· техник хаталар ясамаска һәм алар аркасында баллларны төшермәскә;
· сайлый торган һөнәр турында барысын да белергә, һөнәрне аңлап сайлауга әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә;
· югары уку йорты курсларында укыганда, белем, осталык һәм күнекмәләр алырга, мәдәни ял итүне оештыра белергә.
БДИга әзерлек курсларының максаты – мәктәптә алган белемнәрне гомумиләштерергә, киңәйтергә һәм системалаштырырга, мәктәп бетерүчене укырга керү сынауларына тулысынча әзерләргә.
БДИга әзерлек курсларын тыңлаучы дисциплиналарны һәм вузга кадәрге әзерлек программаларының эчтәлеген ул сайлаган югары белем белгечлегенә бәйле рәвештә үзе сайлап ала. Мәскәү социаль-икътисад институтына БДИ нәтиҗәләре РФ Мәгариф министрлыгы билгеләп куйган керү баллына туры килгән абитуриентлар керә алалар.
Мәскәүнең А.Грибоедов исемендәге Халыкара хокук һәи икътисад институты базасында БДИга әзерлек курслары уздырыла, аларның нәтиҗәләре буенча югары уку йортына алалар. Курсларны югары квалификацияле укытучылар (фән докторлары һәм кандидатлары, уку кулланмаларының күренекле авторлары һ.б.) алып бара. Югары уку йортларына керү өчен әзерлек курсларын уздырган чакта мәктәп укучыларына сайлаган юнәлеш буенча имтиханны уңышлы тапшырырлык тулы белем бирелә. Укыту өчен заманча программалар, технологияләр һәм методикалар кулланыла. Югары уку йортында укыту процессы, БДИ тапшырырга әзерлек дәресләрендә һәр укучы кирәкле теоретик материалны һәм практик күнекмәләрне алырлык итеп, оештырылган.
Илһам ФӘТТАХОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ