Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга Татьяна Голикова килде

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» а...

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 
Республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, РФ вице-премьеры Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills- 2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлекнең барышын тикшерәчәк. Чемпионат Татарстан башкаласында быелның августында була.
«Татьяна Голикова ТР Президенты озатуында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә (WorldSkills чемпионатының төп ярышлары биредә уза) булачак. Шуннан соң Россия вице-премьеры WorldSkills авылы торак комплексы инфраструктурасы (монда конкурсантлар һәм экспертларны урнаштыру күздә тотыла) белән танышачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Аннары Казанның Бауман урамында чемпионат башланырга кадәрге көннәрне саный торган стеланы ачу тантанасы була. Ратушада исә WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнаша.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ