Логотип Магариф уку
Цитата:

WorldSkills International башлыгы Чемпионат Татарстан үсешенә өлеш кертәчәк дип исәпли

WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты бөтен Россия һәм Татарстан Республикасы үсешенә өлешен кертәчәген әйтте. Бу х...

WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты бөтен Россия һәм Татарстан Республикасы үсешенә өлешен кертәчәген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 
“Казанда үтәчәк чемпионат башкаларыннан аерылып торачак. Быел дөньядагы илләрнең күпчелеге катнаша. Ел саен катнашучыларның осталыгы, кызыксынуы үсә бара. Чемпионат кысаларында Казан шәһәре дөнья буенча тагын да танылу алачак дип уйлыйм”, - диде Саймон Бартли.
“WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты эш профессияләре, ил һәм республика үсешенә өлешен кертәчәк”, - дип сөйләде ул.
“Без график буенча эшлибез, барлык әзерләнү дә тиешенчә алып барыла. Әзерлек атналыгында 62 илдән килгән барлык делегатлар да үзләренең фикерләрен әйтәчәк. Булачак чемпионат турында алар катйкач үзләренең илләрендә сөйләячәк, әлеге чараны танытыр өчен мәгълүматны таратачак”, - дип сөйләде WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи.
“Чемпионатка кадәр җиде ай калып бара, барлык мәсьәләләрне дә чишәргә тырышырбыз. Үземнең ягымнан шуны әйтә алам: чемпионатның яхшы үтәчәгенә ышанам”, - диде ул.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ