Логотип Магариф уку
Цитата:

WorldSkills Kazan эшлекле программасы «Казан Экспо»да 23-25 августта узачак

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты эшлекле программасы 23-25 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең А павильонында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.Э...


Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты эшлекле программасы 23-25 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең А павильонында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Эшлекле программада әйдәп баручы халыкара оешмалар вәкилләре катнашачак. Шулай ук галим, "Кара аккош" китабы авторы Нассим Талеб, Россия Федерациясе Президентының рәсми вәкиле Дмитрий Песков, Оксфорд университеты тикшеренүчесе Карл Бенедикт Фрей, космонавт Сергей Крикалев һәм Россиядәге WorldSkills International рәсми делегаты Екатерина Лошкарева чыгыш ясаячак.
Чара күнекмәләрне үстерү өлкәсендә чишелешләр өчен уникаль платформа булачак. Эшлекле программа кысаларында глобаль тенденцияләр һәм этәргечләр, макрорегиональ үзенчәлекләр, шулай ук иң яхшы практикаларны тормышка ашыру һәм яшь профессионаллар әзерләүнең милли системасын үстерү турында фикер алышачаклар.


Эшлекле программа инглиз телендә алып барылачак. Россия катнашучылары өчен тәрҗемә оештырылачак.
Эшлекле программаны тулысынча worldskillsconference.com сайтында карарга була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ