Менә һәр кешенең көтеп алган бәйрәме — Яңа ел якынлаша. Мәктәбебездә балалар бик тырышып бу бәйрәмгә әзерләнәләр. Чөнки ел ахырында тырышып укыган, төрле чараларда катнашкан балаларны чыршы астында бүләкләр көтә.
Шулай ук укучылар әти-әниләрен, укытучыларын, сыйныфташларын да котлап җырлыйлар, бииләр, матур шигырьләр сөйлиләр. Шушы шигырьләрненң бер-икесен сезгә дә тәкъдим итәбез: 6 сыйныф укучысы Алия Яфарова Г.Закированың «Яңа ел белән» шигырен укый, 4 сыйныф укучысы Марсель Мөнәвиров Р.Вәлиеваның «Яңа ел» шигырен укый.
Гөлнара САФИНА
Казандагы 137нче рус урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы