Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга үпкәләр белән кермәгез!

Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Ак металл тычкан елына кердек. Тычкан йолдызнамәнең иң беренче җәнлеге һәм көнчыгышта ул акча җәнлеге булып санала. Шуңа күрә Яңа 2020 ел финанс кыенлыкларын хәл итү һәм...

Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Ак металл тычкан елына кердек. Тычкан йолдызнамәнең иң беренче җәнлеге һәм көнчыгышта ул акча җәнлеге булып санала. Шуңа күрә Яңа 2020 ел финанс кыенлыкларын хәл итү һәм булачак имин тормышка нигез салу өчен кулай вакыт.
Тычкан елында башланган эшләр уңышлы булыр, ләкин тычкан артык тәвәкәлләрне яратмый. Шуңа күрә үз көчегезне артык бәяләп ташламагыз. 2020 ел узып баручы Дуңгыз елына караганда уңышлырак булырга вәгъдә итә. Тычкан – югары интеллектка һәм сиземләү көченә ия. Ул менә дигән стратег, шуңа күрә хәйләкәр җәнлек теләсә нинди кыенлыкларны уңышлы хәл итә.
Ел символы үз дигәненә гадел юл белән омтылучыларга ярдәм итәчәк. Максатларына намуссыз төстә омтылучыларны уңышсызлык сагалап торачак. Тычкан – мәхәббәт һәм игътибар символы. 2020 елда яңа мөнәсәбәтләрне үзара ышанычка кору яхшы. Тычкан елы сәламәтлек ягыннан да сөендерер. Белгечләр мөмкин кадәр активрак булырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Тычкан көнчыгыш календаренда яңа юл символы булып тора. Ләкин үзгәрешләрнеңнинди булуы һәркемнең үзеннән тора.
Яңа елны каршылау өчен нинди төсләргә өстенлек бирергә соң? Элек-электән байлык һәм уңышны җәлеп итү өчен киләсе ел өстенлеген исәпкә алу гадәте бар. “Ел хуҗабикәсенә” ак, соры, һәм кара төсләр ошый. Шулай ук образыбызны җемелдәп торган аксессуарлар: ялтыравыклы колак алкалары, металл муенсалар яки ачык төстәге брошкалар белән тулыландырырга мөмкин. 2020 елда кызыл, сары, алсу, зәңгәр, яшел, көрән һәм кара төсләрдәге киемнәр актуаль булачак.
Дусларыгызга бүләк биргәндә эчтән генә: “Чын күңелдән бүләк итәм, үземә дә язмыштан бәхет сорыйм!” – диегез.
Кемнәргә үпкәгез бар, гафу итегез. Гафу итә алмасагыз, онытыгыз. Яңа елга үпкәләр белән кермәгез!
Барыгызга да саулык, яхшы кәефләр теләп, Ак тычкан елы тумасы -
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ