Яратып кайгырту

Җир йөзендә балалар елмаюыннан да олырак бәхет юктыр ул. Сабыйлар көлүе йортка шатлык иңдерә, күңелдәге борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Шуңамы, балачак иленең иң матур бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне дә җәйнең иң беренче, кояшның иң якты, иң нурлы көненә – 1 нче июньгә билгеләнгән. Әмма бәйрәм рухыннан бөтен галәм яктырган мәлдә атамадагы «яклау» сүзе, бер карасаң, Тукай әйтмешли, җиде күгәрчен арасындагы бер чәүкә булып күренә сыман. Нилектән килеп кергән соң ул сүз бәйрәм көненә? Кемнәрнең яклавына мохтаҗ соң безнең сабыйларыбыз? Аларны кемнәр рәнҗетә? Әлбәттә, бу сорауларның җавабы безнең һәркайсыбызга яхшы мәгълүм. Әйе, аларны кагучы да, яклаучы да без үзебез – өлкәннәр. Сәер, әмма факт. Шуңа күрә дә Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе тарафыннан 1949 елда Парижда менә шундый көн игълан ителгән. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Яклау гына түгел, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтү дә безгә борынгы бабаларыбыздан калган изге әманәт икәнен хәтергә төшерә.

Шундый борчулы сораулар мине башкаланың Яңа Савин районындагы Х.Ямашев урамында урнашкан Республика махсуслаштырылган сабыйлар йортына алып килде. Үз җилкәсенә «Яратып кайгырту» миссиясен күтәргән мондый игелекле йортлар Татарстан сәламәтлек системасында барлыгы дүртәү: икесе Казанда, икесе Чаллыда. Яңа Савин районындагысы барысын да берләштерә торган төп йорт булып санала.

– Бүген төрле сәбәпләр белән ана назыннан мәхрүм калган бер айдан алып дүрт яшькә кадәрге 130 сабыебез бар, – дип сөйләп китте, сорауларым белән танышканнан соң, сабыйлар йорты генераль директоры Алсу Надршина. – Арада авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән килгән нарасыйлар да күп. Алар кемнәр дисезме? Әйтик, ишле гаиләдә көтелмәгән күңелсез хәл була: әти-әни эшсез кала, сабыйларын карый алмый. Мондый очракта, вәсыйлар (опекуннар) һәм әти-әниләр белән өч яклы килешү төзеп, балаларны тиешле вакытка хәтле үзебезгә урнаштырабыз. Аларны тәрбияләп, рәткә кертеп бирәбез. Социаль гаиләләрдән килүче балалар да шактый. Менә яңа гына күкрәк сөте имүче сабыйны кабул иттек. Аның әнисе, вәсыйлар күзәтүендә торуга карамастан, баласын өендә калдырып киткән. Эчкечегә диңгез тубыктан инде: сабый берничә көн буш өйдә япа-ялгыз, ач, караучысыз торган. Ярый әле, опекуннарда һәр баланың социаль картасы бар, югыйсә, сабый ачтан үләр иде. Хәзер ул бала бездә.

Арада психик тайпылышлар, аутизм, Даун синдромы белән туган өчен ата-аналары баш тарткан сабыйлар бар. Алар барысы да психологларның, педагогларның, табибларның көчле күзәтүендә, тәрбиясендә тора. Үсә төшкәч, күбесе нормальләшеп бетә. Бу хакта тизрәк аларның әти-әниләренә хәбәр итәбез – берсен генә дә ятим итәсебез килми. Алып кайтып та китәләр үзләрен, әмма күңелдә барыбер төер кала – чирле туган өчен балаңны ташларга кирәкме?

Алсу ханым сөйләгән саен, ваемсыз аналарга карата йөрәк әрнүе көчәя бара.

– Аналарда балага җансыз курчак кебек карау гадәте каян килә дип уйлыйсыз? – дим аңа, шундый күренешләргә дәва эзләп.

– Ул, бәлки, җәмгыятьтәге рәхимсезлекнең бумеранг кебек әйләнеп кайтуыдыр, – ди Алсу Наил кызы. – Кеше чарасызлыкка китереп терәлгән. Һәркем үз язмышы өчен генә борчыла, кешенең башкада эше юк. Ана таш бәгырьлегә әверелгән. Бүген аеруча авыл авыр хәлдә: эш юк, эш булмагач, акчасы да, яшәү әмәле дә юк. Адәм баласы үзен шомлы билгесезлек алдында калган кебек тоя. Хатын-кыз хәсрәтен оныту юлын хәмердән эзли. Ягы-ягы белән егылып эчкән төбәкләр бар. Авылның рухын ничек булса да терелтергә иде. Югыйсә, милли йөзебезне югалтабыз. Авылдагы хуҗалык җитәкчеләре, дин руханилары бергә сөйләшеп, ниндидер бер үзара ярдәмләшү хәрәкәте оештырсыннар иде. Дини мәҗлесләрдә сөйләгән вәгазьләрендә муллалар, аеруча абыстайлар халыкка дин турында гына түгел, реаль тормышыбыз хакында да үз сүзен әйтсен иде. Шушы эчкече хатыннарның өйләренә барып,

җылы сүзләрен кызганмыйча, күзгә-күз, йөрәккә-йөрәк аралашсыннар иде. Үзләренә килешмәсә, ул җаваплылыкны шул хатыннар яшендәгеләргә йөкләсеннәр. Аларга нинди дә булса эш табарга ярдәм итү авыл җитәкчеләренең намус эшенә әйләнсен иде. Нинди эш тә ярый, булсын гына! Үзебез дә аналарны сабыйларыннан һич аерырга теләмибез. Төрле эшләр тәкъдим итеп карыйбыз. Дәваланырга ярдәм итәбез. Аларны гел әрләргә дә кирәкмидер, бәлки. Менә Чечня сугышыннан орденнар алып кайткан бер ир эчүгә сабышты. Үзе генә булса бер хәл, бу зәхмәткә хатыны да ияләште. Көннәрдән беркөнне алар, юлдан язып, ике балаларыннан да мәхрүм ителде. Сабыйлары безгә килде. Мин бу гаиләнең «чабуына» ябыштым. Башта – ирен, аннары хатынны эчүен ташлатуга ирештем. Нәтиҗәдә, балалар гаиләгә кайтарылды.

– Сездә уллыкка яки кызлыкка алырга теләүче ата-аналар да шактый икән.

– Иң беренче чиратта, үзләре бала табудан мәхрүм калганнар килә. Сабыйларны ирләре яшь хатын эзләп китмәсен өчен алучы хатыннар да очрый. Арада чит ил гражданнары да бар. Алары бу эшкә бик җаваплы карый. Ярты ел саен безгә гаилә фотоларын җибәреп, хисап биреп торалар. Үзебезнекеләр арасыннан акча өчен алучылар да очрый иде. Хәзер булачак ата-аналарның кем булуларына нык игътибар итәбез. Шул максаттан гаилә курслары оештырдык. Тормыш шуны таләп итә. Бездә бала алырга чират торалар, шуңа күрә теләсә кемгә биреп җибәрәсебез килми, – диде Алсу Наил кызы. – Чөнки аларның һәркайсына безнең йөрәк җылысы сеңгән, алар белән бергә йокысыз төннәребез үткән, күп көч, тәрбия кергән. Һәркайсына бәхетле, сәламәт, шат яшәргә генә насыйп булсын.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий