Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы Марсель Гали - фоторәссамнар берлегендә

“Татмедиа” бинасындагы галереядә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галинең “Бабамның борынгы бишеге – Алтай” дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә әдипнең иллегә...

“Татмедиа” бинасындагы галереядә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галинең “Бабамның борынгы бишеге – Алтай” дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә әдипнең иллегә якын фоторәсеме тәкъдим ителгән. Соңгы ике елда Марсель Гали Алтайга ике тапкыр сәяхәт кылган.
Күргәзмәне ачу тантанасында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Газинур Морат, “Безнең мирас” журналыныж баш мөхәррире шагыйрь Ләбиб Лерон, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов һәм башка күп кенә язучылар илә журналистлар катнашты.
“Фоторәсемнәр ярдәмендә Марсель абый Гали кебек осталар кулы белән текстка караганда да күбрәк мәгълүмат биреп була. Шуңа күрә галереяда фоторәссамнарның хезмәтләре белән даими рәвештә таныштыруны максат итеп куйдык,” – диде күргәзмә ачылышында “Татмедия” җитәкчесе Шамил Садыйков. Шагыйрь Разил Вәлиев тә каләмдәш дусты турында җылы сүзләрен әйтте. “Талантлы кешенең талантлары күп була, - дип башлады ул ул сүзен. – Марсель әдәби әсәрләрен дә рәссам кебек иҗат итә. Ул тумыштан рәссам”.
Кунакларны күргәзмә белән әдип үзе таныштырып йөрде. Бу Марсель Галинең үз гомерендә өченче күргәзмәсе икән инде. Дүртенчесен оештырырга аксакал язучы Рабит Батулла тәкъдим итте. Аның Биектау районының Чыршы авылындагы музеен фотога төшертәсе килеп йөри икән.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ