Дөнья чемпионы Муса Галләмов ни өчен җиңелми?

Бүген Муса Галләмов – билбау көрәше дөньясында танылган һәм кирәкле, күп турнирларда катнаша торган көрәшчеләрнең берсе. Өч мәртәбә –дөнья, дүрт мәртәбә Россия чемпионы исеменә лаек булган, дистәләгән ярышларда, сабантуйларда җиңү яулаган ул. Муса – үз алдына куйган максатына ирешә һәм беренчелекне бирергә яратмый торган көчле шәхес. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да. Шул сыйфаты аның үзе һәм гаиләсе белән очрашып танышырга этәрде дә.

Аттан келәмгә «сикерү»

Татарстанда аны күптән «безнеке» дип йөртәләр. Ун елга якын инде ул Теләче районы командасы өчен чы-гыш ясый, Россия, дөньякүләм үткәрелә торган ярыш- ларда Татарстан данын яклый. Чынлыкта исә Муса тумышы белән Мари Иле республикасының Бәрәңге районы, Яңавыл авылыннан. Бүген гаиләсе белән Йошкар Ола шәһәрендә яши. Көрәш белән соң шөгыльләнә башлый ул, нибары 15 яше тулып киткәч кенә кулына сөлге алып келәмгә чыга. Тик шулай булуга да кара-мастан, бер генә турнирда да беренчелекне бирми.

– Җиңелергә яратмыйм мин, – ди бер дә яшермичә Муса. – Көрәш белән шөгыльләнә башлаганчы, 

6 яшемнән ат спорты белән мавыктым. Шул вакытта ук иң җитез, кызу чаба торган атка атлана идем, чөнки максатым – финишка беренче килү иде. Спорт өлкәсендәге беренче зур җиңүем дә ат чабышында булды. Әле дә хәтерлим: 13 яшемдә миңа зур төсле телевизор бүләк иттеләр. Ул вакыттагы шатлыгымны әйтеп бе­терә торган түгел! Андый телевизорларның әле модага кергән генә вакыты, ә мин, үсмер малай, шундый кәттә бүләккә лаек булдым. Аны зур горурлану хисе белән әниләргә алып кайтып бирдем.

Өч елдан соң Муса кабат зур җиңүгә ирешә. Тик бу юлы инде көрәш буенча. Үз авылларының сабан туенда батыр кала ул.

– Аңа кадәр Яңавыл сабантуйларында төп бүләк – тәкә гел читкә китә иде. Әтнәлеләрнең, күрше авыл­ларның батыр калганнарын хәтерлим, – дип искә ала Муса. – Ә мин, көрәш белән әле бер генә ел шө­гыльләнгән 16 яшьлек малай, 2007 елда беренчелекне берәүгә дә бирмәдем. Шуннан бирле ел саен сабантуй тәкәсе үзебезнең авылда кала!

Сабантуйлардагы җиңүләрен Муса санап бетерә алмый. «Күп инде алар, 8 мәртәбә – Бәрәңгедә, 10 мәртәбә Йошкар Олада батыр калдым. Авыллардагы­сын төгәл хәтерләмим, 100 ләп булгандыр», – ди.

Холык ныклыгыдырмы, үҗәтлек микән, әллә ты­рышлыгы сәбәпче – 2009 елда Муса Галләмов исеме бөтен Россиягә таныла. Ил чемпионы титулын яулаган егеткә нибары 18 яшь кенә була әле! Бу турыда сөйлә­гәндә Муса келәмгә беренче мәртәбә баскан вакытла­рын искә төшерә:

– Авылда әллә нинди спорт төрләре белән шөгыльлә­нергә мөмкинлек юк иде, билгеле. Шулай бер елны Ильяс Салихов дигән абзый авыл клубында көрәш секциясе ачып җибәрде. Яшьләр бик теләп йөрде анда. Мин дә, урамда шалтай-балтай килеп йөргәнче дип, шулар янына барып көрәшергә өйрәнә башла­дым. Беренче чирканчыкны шунда алдым дияргә була. Мәктәптә укырга теләгем юк иде ул чакта. 11 нче сыйныфка бер дә барасым килмәде. Шәһәргә китеп, белем алу теләге көчле иде. 9 нчы сыйныфны тәмамла­гач та, әтидән ялынып диярлек рөхсәт сорадым: «Әти, җибәр инде, вакытны бушка уздырмыйм, дәресләрдән соң көрәш белән шөгыльләнермен». Җибәрде. Тик бер елдан соң миңа кайтырга туры килде. Укуымны райондагы техникумда дәвам иттердем. Көрәш белән шөгыльләнүне ташламадым, әлбәттә. Әти көн саен ма­шина белән район үзәгенә йөртте мине. Шул елны бик ныклап Россия чемпионатына әзерләндем һәм телә­гемә ирешә алдым.

Мәхәббәт өчен көрәш

Мусаның спорттагы уңышлары турында күп сөйләр­гә була. Өендәге медаль, грамоталарның саны әйтеп бетергесез күп. «Менә монысы фәлән турнирда бирел­гән иде, монысы – фәләнендә», – дип күрсәтә миңа.

Мин исә, җиңүләре турында сорашканда, аннан башка җавап көтәм. Күңел көткән вакыйганы һаман да ишетә алмагач, хәйләкәр генә елмаеп сорап куям: «Эльмира белән ничек таныштыгыз соң? Аны ничек итеп үзеңне­ке иттең?»

– Менә бу өлкәдә озаграк «көрәшергә» туры килде! – дип көлеп куйды Муса. – Мин аны беренче мәртәбә техникумга укырга килгәч күрдем. Каршыма чәчләрен бөдрәләткән чибәркәй килеп чыккач, башыма кил­гән беренче уй: «Бу кыз һичшиксез минеке булачак!» Тик миңа, 15 яшьлек малайга, 18 яшьлек Эльмираны үземә карату бер дә җиңел булмады. Аның артыннан күп егетләр йөри иде, инде шул «көтүгә» мин дә килеп кушылдым. Телефон номерын табып алып, шалтыра­тып та йөдәттем, озаткалап та йөрдем, тик бар да юкка иде – Эльмира миңа җитди карамады…

Муса бу хәлләрне көлеп сөйли хәзер. Тик ул чагында аңа бер дә кызык булмавын яхшы аңлыйм. Максат­ларына ирешергә күнеккән малай өчен күзе төшкән кызның салкынлыгын тою бер дә рәхәт булмагандыр!

Башка берәү, әйдә, кызлар бетмәс әле дип, бәлки, кул да селтәгән булыр иде инде, тик Муса, айлар узуга да карамастан, Эльмира артыннан йөрүен туктатма­ган. Ни рәвешле кавышып китүләрен аның үзеннән ишетмәдем. Бу вакыйганы бәян итүен ул: «10 ел бер­гә инде без хәзер!» – дигән сүзләр белән тәмамлады. Тамагы туймаган мәктәп баласы сыман хис иттем үземне – мәхәббәт тарихының дәвамын беләсе килә бит! Эльмираның йөрәге ни сәбәпле эреде икән? Бу хакта аның үзеннән икәүдән-икәү калгач сорадым.

– Дөресен әйтим, безнең танышуыбызны беренче караштан туган мәхәббәт дип әйтеп булмый. Мин аңа җитди карамый идем. Муса минем арттан бик озак йөрде – ярты ел чамасы. Хисләрем аңа уйлама­ганда гына уянды. Тормышымда бик авыр вакыйга булып алды минем. Шул вакытта Муса миңа терәк булды. Без икебез бер районнан, авылларыбыз гына төрле. Ул, көн дә диярлек 7 километр араны җәяү үтеп, минем янга килеп йөрде. Шул чакта аның миңа булган хисләренең ихлас булуын, чын ир-ат икән­леген аңладым һәм аны кире какмадым. Биш ел очрашып йөрдек, гаилә корып яши башлавыбызга 10 ел була.

Спорт – кызлар эше… түгел

19 яшендә өйләнгән Мусаның бүген өч кызы бар инде. Олысы Адиләгә – 9, уртанчысы Әмирәгә – 5, кечесе Яс­минәгә 3 яшь. «Өчесе өч төрле алар, хушың китәр! – ди Муса алар турында сөйләгәндә. – Олы кызым иҗадирак, видеолар төшерә, рәсем ясарга ярата. Сәнгать мәктәбенә бирүебезне сорый. Моңа кадәр нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән иде. Укуына өлгерми башлагач, аннан баш тартырга туры килде. Уртанчысы да яратмады гим­настиканы. Үзеннән бер-ике яшькә олырак кызлар төр­кеменә эләккәч, «мине анда кыерсыталар дип», бүтән бармады. Хәзер бик теләп аэробика секциясенә йөри. Ясминә исә тәртип ярата – безнең барыбыз артыннан да аяк киемнәрен алып куеп, җыештырып йөри!»

– Үзең професиональ спортчы буларак, кызларыңның да тормышларын спорт белән бәйләвен теләр идеңме? – дип сорыйм. Муса: «Минем алардан спортчы ясыйсым килми!» – дип җавап кайтарды. Аның фикеренчә, ха­тын-кызга спорт белән тән сихәтлеге, физик үсеш өчен генә шөгыльләнергә кирәк.

– Кызларның спорт белән артык мавыгуларын телә­мим. Үзләренең сәламәтлеге өчен шөгыльләнсәләр генә. Бар спорт, бар физкультура. Менә бу ике әйберне бутарга ярамый, — ди ул. – Спорт бит ул кешене имгәтә. Менә минем сеңерләр өзелгән, бармакларым сынып беткән, көрәшкән вакытта кул чугы буыннары урыныннан чыга, келәмдә килеш җайлап кына кертеп куям аларны. Баш мием селкенде, 7-8 мәртәбә борыным сынды, сау тешем юк. Әти кеше буларак, мин кызларыма андый тормыш тели алмыйм. Үз әниемнең минем өчен ничек борчылга­нын күреп торам. «Улым, җитәр инде көрәшергә! Җиңеп, аласы бөтен бүләкләреңне дә алып бетердең бит инде», – ди. Аның белән килешәм. Мин татар көрәшендә җиңеп булырдай бөтен турнирда да җиңүләр яуладым инде.

Әни генә түгел бит әле, өйдә сөекле хатыны, «әти» дип өзелеп торучы өч кызы да Мусаның турнирлардан исән-имин кайтуын дүрт күзләп, юк, сигез күзләп көтеп торалар. «Без балалар белән бөтен ярышларга да барып йөри алмыйбыз. Әтиебезнең көрәшкәнен онлайн-транс­ляция аша карыйбыз, – ди Эльмира. – Минем өчен аның җиңүе мөһим түгел, өйгә исән-имин килеш кайтсын иде дип телим».

Күпме генә җәрәхәт алса да, Муса көрәшче карье­расын туктатырга ашыкмый. «Сәламәтлегем булганда көрәшәм әле, – ди. – Җиңелә башлавымны сизүгә китәр­мен». Исәбе – тагын биш ел чамасы бил алышу. Моңа кадәр үзенең барлык теләкләрен дә тормышка ашырып барган егетне алай тиз генә туктатып та булмый торган­дыр ул! Бүген тагын бер зур сынауга – Россия чемпиона­тында катнашырга әзерләнә. Анда җиңүче дип табылган очракта аны чираттагы имтихан көтә – тагын бер дөнья чемпионаты.

Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.