Йөрәк белән шаярмыйлар

Бала бәхете өчен янәшәдәге әти-әнисенең сау-сәламәт булуы кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр һаман яшәрә барган заманда шушы хакыйкатьне аңлап, алдан чаралар күреп яшәргә чакыра табиблар. Бу хакта кардиолог, Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге җитәкчесе Альберт Әнәс улы Гыйльманов сөйли.

Тамыр ник шартлый?

Россиядә үлемгә китерә торган чирләр исемлегендә йөрәк-кан тамырлары белән бәйле булганнары беренче урында тора. Йөрәк ишемиясе – йөрәккә һәм башка органнарга канның кирәкле күләмдә килмәве. Сәбәбе – холестерин утырганга күрә, кан тамырлары тарая һәм кан тигез йөрми башлый.

Холестеринның бары 10 проценты гына ризык белән керә, калган өлеше бавыр тарафыннан ясала, шуңа күрә диетада утырып яки бөтенләй ач торып карасагыз да, сезнең организмга холестерин килү ике тапкырга гына кимергә мөмкин. Тәмәке тартучы кешеләрдә исә холестерин 4 тапкыр тизрәк туплана. Моннан тыш, шикәр диабеты, стресслар да гомерне кыскарту өчен сәбәп булып тора. Хәтта эчми, тартмый, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар арасында да йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән танышларыгыз бардыр. «Сәламәт яшәү рәвеше нидән гыйбарәт соң алайса?» – диярсез сез. Аңлатып үтәм.

Кан басымы дигәнне гади генә итеп күз алдына китереп карыйк әле. Кан тамырына холестерин утырган җирдә «төер» (халык телендә – бляшка) барлыкка килә. Организм бу урында тамырның тиздән шартлаячагын «тоемлый» һәм аны «ямый» башлый. Ямаулык өчен табигый бетон ролен кальций үти. Кан тамырының «ямалган» бу өлеше бик каты була, нәтиҗәдә, гипертония өчен идеаль шартлар тудырыла. Кан басымы дигәндә, йөрәктән кан дулкын кебек китә дип күз алдына китерсәк, тамырның зарарланган урыны әлеге дулкынга чыдамаска мөмкин, көннәрдән бер көнне ул шартлап, тромб барлыкка киләчәк.

Белер-белмәс кан сыеклый торган препаратлар эчүче укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр кан тамырын ныгытырга кирәк икән, ни өчен холестеринны киметә торган препаратлар кулланмыйча, канны сыекларга маташасыз?

Пульсны сана

Модага иярүме, яңача яшисе килү теләге сәбәпме – бүгенге көндә җәмгыятьтә элекке гадәтләрен кискен үзгәртеп, сәламәт тормышка күчүчеләр саны арта бара. Туклануда җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирү, физик активлыкның, һичшиксез, файдасы булмый калмас. Ә менә физик активлык дигәндә, 35 яшьтән өлкәнрәкләргә бу мәсьәләдә иң элек табиб белән киңәшергә кирәк. Холестерин утырып тарайган кан тамырлары, күнегелгәнчә генә яшәп ятканда, үзен сиздермәскә дә мөмкин. Кинәт кенә ныклап торып спорт белән шөгыльләнә башласаң, ишемия барлыкка килеп, инфаркт яисә инсульт белән тәмамлану куркынычы бар. Ник дигәндә, физик активлык вакытында йөрәк тибеше минутына 100 тапкырдан артып китә. Ә пульс югарырак булган саен, йөрәккә кан әзрәк килә. Безнең «мотор» өчен минутына 55-60 тибеш идеаль халәт булып санала. Шуңа күрә организмның өстәмә йөкләргә әзерме-юкмы икәнлеген тикшерми торып, спортта рекорд куярга ашыкмагыз.

Әгәр сезнең өчен йөрәк тибешенең минутына
150-200 тирәсендә тирбәлүе дә куркыныч түгел икән, табиб сезгә: «Теләгән спортыңны сайла!» – диячәк. Хет парашюттан сикер, хет су астына төш! Әмма инде пульс 100 гә җитү дә организмда зур үзгәрешләр китереп чыгара икән, шәхсән үзем әлеге чиккә кадәр мөмкин булган шөгыльләрне генә рөхсәт итәчәкмен. Биг-рәк тә иртәнге якта игътибарлы булырга кирәк, чөнки горизонталь хәлдә тынычлап ял иткәннән соң кинәт торып басканда, йөрәк тибеше көчәя.

80 яшь тә чик түгел

Авыруларымның яшьләре белән кызыксынсагыз, аларның төрлелегенә шаккатырсыз. Араларында
28 яшендә үк кан тамырларында «төерләр» барлыкка килә башлаган туташ та, пульс тибеше 120 гә җитеп, йөрәгендә ишемия зонасы барлыкка килгән 30 яшьлек ир-ат та бар. Зифа буй артыннан куучы яшь ханымнар арасында ябыгам дип биологик актив матдәләр белән мавыгучылар еш очрый. Янәсе, аларның составында бары тик үсемлек кенә, шуңа күрә бернинди зыян булмаячак. Шундый тәҗрибә нәтиҗәсендә ул үсемлек дип ышанганы, бер кызның йөрәгенә генә зыян китереп калмыйча, әкренләп бавырын да таркаткан иде.

Миокард инфарктын кичерүче һәр дүрт кешенең өчесендә авыру кан тамырларын 25 процентка кап-
лаган «төерләр» аркасында килеп чыга. Кызганычка, хәзерге УЗИ аппараты аннан зуррак төерләрне генә күрсәтә. Шунлыктан хәл операция ясауга килеп җитә. Соңгы 2-3 елда Республика клиник хастаханәсендә беренчеләрдән булып Татарстан өчен уникаль операцияләр ясый башладык. Сүз аритмиядән интегүче, әмма дарулар куллану тыелган пациентларыбызга инсультны булдырмый кала торган операцияләр ясау турында бара. Уңышларыбыз зур. Әле менә 82 яшендә хирурглар кулына эләккән бабайга күптән түгел 85 тулды. 80 яшендә иренең ярдәменнән башка аягына да баса алмыйча, урын өстендә ятучы әби, шундый операциядән соң, һәр көн йорт тирәли биш чакрымны җәяү үтә башлады.

Ләйсән ИСХАКОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.