Йөрәккә нигә авыр?

8 хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов эше буенча яңалыкларлар ишетелеп тора. Кичә егет уставта каралмаган мөнәсәбәтләр эше буенча зыян күрүче булып табылды дигән хәбәр таралды. Байкал аръягындагы хәрби частьтә булган аяныч хәл турында «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь санында язып чыккан идек.

 

Октябрьнең матур бер көнендә Байкал аръягындагы хәрби частьтән Рамил Шәмсетдинов атлы солдатның 8 хезмәттәшен атып үтерүе хакында хәвефле хәбәр килеп иреште. Шунда ук, Рамилнең татар милләтеннән булуын ярып салырга теләгәндәй, кемнәрдер аның Нурлат районыннан чакырылуына басым ясады. Соңрак егетнең Төмән ягыннан булуы ачыкланса да, ул безнең кайгы-хәсрәтебезне киметмәде.

Байкал аръягындагы хәлләр

Әйе, ким дигәндә 9 йортка авыр хәсрәт китереп, зур җинаять кылган бу егет, чынлап та, безнең милләттән. Йөзләребез кара янды. Шомлы хәбәрдән барыбыз да тетрәндек. Төрле чыганаклардан алынган җан өшеткеч хәбәрләр берсеннән-берсе куркынычрак һәм аянычлырак иде. Алар безне шунда ук каршылыклы уйларга этәрде. Башка сыймаслык шундый куркыныч адымга барырга нинди сәбәпләр мәҗбүр итте икән армиядә нибары 4 ай хезмәт итәргә өлгергән бу баланы? Автомат тәтесенә басып үч алу аның башына нидән килгән? 20 яшьлек егетнең күңелендә кеше гомерен аямаслык нәфрәт уты кабызырга нәрсә этәргән? Аның бөтен каравылны юк итәргә алынуы үзе үк куркыныч хәл бит. Ишетүебезчә, һәлак булучылар арасында аның бер гаепсез дуслары да булган лабаса. Әллә армиядә тамыр җәйгән «дедовщина»га, әллә җан сорап упкынга тарткан икейөзле җәмгыятькә каршы уянган нәфрәт билгесеме бу? Солдат мизгел эчендә җир шарын юк итәргә сәләтле хәрби подразделениедә хезмәт иткән. Әле шушы хәвеф алдыннан – 16 октябрьдә генә Калуга өлкәсендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре часте солдаты – 21 яшьлек Мәскәү егете, рухани улы Сергей Сафоновның үтергәнче кыйналган гәүдәсен элмәктән алганнар иде. Бу солдат командирына сейфтан телефоны урлануын әйткән булган. Мескен егет армиядә хакыйкать эзләүнең бик кыйммәткә төшәчәген башына да китермәгән, күрәсең. Әлеге куркыныч вакыйга Рамил оештырган атыш аркасында гына күпчелеккә сизелмичә үтеп китте.

BAZA телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 6 хезмәттәшен һәм ике офицерны үтерү турында тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәләрендә Рамил Шәмсетдинов кулга корал алырга көчләү белән янаулар этәрде дип белдергән. «Ул көнне мине көчләргә вәгъдә иттеләр. Сиңа кадәр бик күп яшьләрне шулай бөктек инде дип янадылар. Лейтенант Пьянков: «Барысы да каравылдан соң булыр», – диде. Офицерлар үзләре үк кыйнагач, кемгә зарланырга иде соң? Кая барырга, нәрсә эшләргә – бөтен юллар ябык» – ди егет. Улының башка сыймаслык бу куркыныч гамәленнән әтисе Сәлим дә өнсез кала. «Яшьләрне бик нык кысуларын аңлыйм. Мондый адымга бару өчен бик шәфкатьсез булырга кирәк. Андый җинаятькә ул аңлы рәвештә барган», – ди кайгысын җанына сеңдерә алмаган ата кеше.

Рамилне әлеге җинаятькә нәрсә этәргән дигән сорауга беркайчан дөрес җавап ишетә алмабыз. Хәтта егетнең тикшерүчеләр алдында тоткан җавапларында да тулы хакыйкать ачылмаячак. Аның нәрсәнедер әйтеп бетермәве әллә каян сизелеп тора. Күрәсең, бик нык куркытканнар аны. Көннәр үткән саен, әлеге вакыйгага яңа төсмерләр өстәлә. Менә хәзер частька бу хәлгә ачыклык кертү өчен барып кайтучылар, шул исәптән депутатлар, солдатларны физик көчләү, хәрби хезмәткәрләр арасында уставтан тыш мөнәсәбәтләр, кыйнау фактлары расланмады дип интервью бирәләр. Кем белә, бәлки, шулай булгандыр. Бәлки, булмагандыр. Ни өчен шулай дип әйтәмме? Армиядә мондый хәлләр гадәтиләр рәтендә саналганга күрә. Биредә «гражданка»дан килгән һәрбер «мокыттан» барлык боерыкка «есть!» дип торган ватан солдаты әзерләү бурычы куелган. Солдатка ватан мәнфәгатенең телефон, акча югалуыннан, «карт»ларның акыл өйрәтүләреннән һәрвакыт өстен торуын өйрәтәләр. Тик, нигәдер, ул егетләрнең инкубаторларда түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрендә, төрле шартлардагы гаиләләрдә үсүләрен, тәрбия алуларын гына искә алып бетермиләр. Күрәсең, армия барысын да тигезли дип уйлый торганнардыр. Ә ничек тигезләгәннәрен көн саен диярлек матбугаттан укып торабыз. Анда – төрле мыскыллауларга түзә алмыйча, үз-үзләренә кул салган солдатлар язмышы. Юньләп солдат шулпасы да татып карарга өлгермәгән Рамилне хезмәттәшләренә мылтык төбәргә нинди гайре табигый хәл китереп җиткерергә мөмкин иде соң? Теләсә нәрсә булырга мөмкин. Бары тик кеше күтәрә алмаслык хәрби хезмәт авырлыгы һәм нервлар какшау галәмәте генә түгел.

Матбугатта әлеге вакыйгага үз мөнәсәбәтен беренчеләрдән булып Россия Солдат аналары комитеты рәисе Флера Салиховская белдерде. «Армиядә бернинди «бабайлык» юк, бу – әлеге малайның кечкенәдән компьютерда, интернетта утырып җенләнү нәтиҗәсе», – диде ул. Әмма шушы сүзе өчен аны шундук эшеннән бушаттылар. Комитет рәисе урынбасары Андрей Курочкин моны Салиховскаяның комитет исеменнән бернинди белдерү ясарга хокукы булмавы белән аңлатты.

Офицерлар тудырган «бабайлык»

– «Бабайлык» беркая китмәде, – диде Андрей Курочкин «Интерфакс» агентлыгындагы әңгәмәсендә. – Элек армиягә ике елга хезмәт итәргә килгәннәрне «карт» солдатлар мыскыллый иде. Хәзер исә моның белән офицерлар шөгыльләнә. Мондый уставтан тыш хәлләр күп очракта солдатларның үз-үзләренә кул салу яки хезмәт итү урыннарыннан качып китү белән тәмамлана иде. Инде менә бер-берләрен атып үтерүгә дә бара башладылар. Чөнки солдатларның башка чарасы юк. Командирлар, мыскыллауларны туктатасы урында, үзләре үк шушы мәсхәрәләүдә катнаша. Хәрби прокуратура хезмәткәрләре һәм хәрби тикшерүчеләр «бабайлык»ка карата мөнәсәбәтләрен белдерми. Ә ни өчен әле солдат мыскыллауга түзәргә тиеш?

Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән якта оешкан Байкал аръягы Солдат аналары комитетыннан алынган хәбәрләр дә Мәскәүнекеләрдән аерылмый. Рамил хезмәт иткән частька барып, хәрбиләр белән аралашкан Комитет рәисе Валентина Мордова сүзләренә караганда, өлкән лейтенантның Шәмсетдиновка карата дәгъвалары күп булган. Ә менә шушы частьта хезмәт итеп кайткан Д.Дмитрий 72.ru порталына Рамилнең чыгырдан чыгуы бары тик әлеге өлкән лейтенант белән бәйле дип сөйләгән. «Мин хезмәт иткәндә дә, каравылга барышлый үзенә кибеттән нәрсәдер алыр-га мәҗбүр итә иде. Безне һәрвакыт мыскыл итте», – дигән.

Трагедия булганнан соң ике сәгать узуга, илнең атом-төш тәэмин ителеше һәм иминлеге өчен җавап биргән әлеге хәрби бүлекнең кизү оперативнигы подполковник Кукалевич фаҗиганең килеп чыгу сәбәбен хәрби хезмәткә карамаган шәхси мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан нерв киеренкелеге, ягъни башның «ычкынып алуы» белән бәйле булуын хәбәр итә. Армиядә берничә болагайның тәҗрибәсез солдатларны төнлә йоклатмыйча устав ятлатуы, төрле күнегүләр башкарырга мәҗбүр итүе, бәйләнеп йөрүе, кыйнавы хезмәткә бәйле булмыйча, шәхси мөнәсәбәт булып чыга микәнни? Мондый частьларда хезмәт итәргә егетләрнең асыллардан асылларын гына сайлап алуларын подполковник ничек белми калган? Ләкин Рамилне шәхсән белгәннәр оперативникның әлеге фикере чынбарлыктан тамырдан аерыла дип раслыйлар. «Комсомольская правда» газетасы хәбәрчесе, солдатның туган ягы белән элемтәгә кереп, аның хәрби хезмәткә яхшы тәрбия алган гаиләдән чакырылуын ачыклый. Төмән өлкәсенең Вагай район үзәгендә туып үскән егет бала чагыннан ук офицер булырга хыяллана. Аны уңышлы тормышка ашыру өчен, мәктәптә үк махсус кадетлар сыйныфында укый. Сүзенә бөтен иптәшләре колак сала торган абруйлы егет була ул. Аны һәр эшкә җаваплы итеп билгелиләр. Үрнәк командир булып үсү өчен, рим-грек көрәше белән дә шөгыльләнә. Кадетлар сыйныфы укытучысы Семен Зәйнуллин «КП-Иркутск» хәбәрчесенә болай сөйләгән: «Рамил минем отрядта бишенче сыйныфтан укый башлады. Гаиләдә өч егет үстеләр. Төпчекләре – Рамил. Барысы да миндә шөгыльләнде. Әтиләре Сәлим аларны берүзе тәрбияләде. Әйбәт, имин гаилә иде. Сәлим элек милициядә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәсендә эшләде. Бик абруйлы, төпле сүзле кеше. Авырый башлагач, пенсиягә чыгарга мәҗбүр булды. Ике өлкән улы да әтиләре эзеннән китте. Рамилне җәй башында күрдем. «Армиягә китәм, Семен Михайлович. Аннары, контракт төзеп, шунда калырга – бераз акча эшләп, фатир алырга уйлыйм», – дигән иде ул. Мин аңа уңышлар теләдем. «Барысы да яхшы булыр», – диде. Ул – бик нык әзерлекле егет. Дыхалкасы – сулышы иркен, теләсә-нинди ерак араларны «эх» тә итми йөгереп уза. Артта калганнарга булыша иде хәтта. Кеше белән бәйләнеп йөрмәде. Аның ачуын чыгару өчен бик нык тырышырга кирәк».

Педагогның сүзләрен раслагандай, 2013 елда район газетасында хәрби-патриотик лагерьдан 14 яшьлек Рамилнең сүзләре китерелгән репортаж басылып чыга. «Бирегә бишенче тапкыр киләм. Барысы да яхшы итеп оештырылган, табигатьнең шундый матур урыны сайланган. Төрле төбәкләрдән җыелган бик күп дуслар таптым. Алар белән элемтәдә торам. Балачактан ук хәрби хезмәт турында хыялландым. Мәктәптән соң хәрби училищега укырга керергә хыялланам», – ди үсмер журналистка. Ул 2019 елда хыялын тормышка ашырырга тырышып карый, әмма конкурстан уза алмый. Семен Зәйнуллин аңа күңелен төшермәскә, армиядә прапорщиклар мәктәбен тәмамлап, алга таба белемен хәрби училищеда күтәрер-гә киңәш итә. Мәктәптә яхшы укуы, актив, сәламәт тормыш алып баруы, остазларының бөтен яктан уңай бәя бирүе безгә Рамилнең армиягә черки тешләгәнгә дә еламсырап йөри торган «сыткы сагыз» түгел, максат куя белгән чыныккан егет булып китүе турында сөйли.

Ана назы күрмәгән

Үсмер еллары имин, бөтен тормышта узган егетнең уенда ни өчен армиядә хезмәт итә башлагач ук, сугышчан хезмәттәшләреннән үч алу, аларга карата нәфрәт хисе уяна? Бәлки, үскән чакта психикасында берәр тайпылыш булгандыр? Рамилнең ана тәрбиясе күрми үсүен истә тотсаң, күңелдә шундый сорау туа. Аңа җавап эзләп, балалар-үсмерләр психологы Солтания Гатауллинага мөрәҗәгать иттем.

– Кызганычка, без егет белән турыдан-туры бәйләнешкә кермичә, матбугат чараларында, интернетта урын алган материаллар буенча гына фикер йөртәбез, – ди Солтания ханым. – Шулай да игътибарны аның тулы булмаган гаиләдә үсүенә юнәлтәсем килә. Ул ана назын күрмәгән. Бу гамәле аның аңында психологик дефект булуы турында сөйли. Ул, мөгаен, хәрби әтисеннән авторитар тәрбия алгандыр. Әнисе яклавын тоймаган баладагы бу кимчелек кинәт көтелмәгән сәбәп аркасында калкып «шартларга» мөмкин. Хәзер, гомумән, тулы гаиләдә үскән балалар да тәнкыйтьне кабул итә алмый, тиз кызып китә.

Кеше психологиясендәге кимчелекләрне ачыклау вакыт та, махсус тикшеренүләр дә сорый. Аны солдатка каралганда уздырылган комиссиядә генә ачыклау мөмкин эшме? Бу соравымны хәрби хезмәткә үтә җаваплы караган Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты башлыгы Алмаз Борһановка җиткердем.

– Аеруча ныклык һәм җаваплылык таләп ителгән подразделениеләрдә хезмәт итәргә егетләрне җиз иләктән үткәреп кенә алалар, – диде комиссар, хәрби хезмәткә китүчеләр сафына психикасына зәгыйфьлек килгән үсмерләр дә эләгә дип уйлаучыларның шикләрен таратып. – Армиягә китүчеләр дистәләгән табиб-белгеч, психолог, психотерапевтлар тикшерүе уза. Заман таләпләренә җавап бирүче медицина аппаратлары организмдагы кечкенә генә кимчелекне дә тотып ала. Мин егетләребез хезмәт иткән бүлекләрдән ай саен аларның тәртибе, хезмәте белән кызыксынып, тикшереп торам. Район башлыкларыбыз ярдәмендә Җиңү, Россия армиясе көннәренә багышланган бәйрәмнәрдә частьларына барып, очрашулар оештырабыз. Туган яклары белән элемтәдә тору өчен, һәр солдатка кесә телефоны, сим-карта, аена 30 минут сөйләшерлек акча, 2 мең сумлык банк картасы бүләк итәбез. Армиядә бүген һәр солдат сугышчан әзерлек белән шөгыльләнә һәм хәрби һөнәр үзләштерә. Анда «бабайлык»ка урын юк. Татарстан солдатлары армиядә һәрвакыт тәртип эталоны булып хезмәт иттеләр.

Әйе, Татарстан егетләре армия сафларында үзләрен гел яхшы яктан күрсәтеп хезмәт итә. Моны Россия армиясе җитәкчеләре дә таный. Безнекеләр яңа килгәннәрне төнлә уятып тәмәке таптыру, кыйнау, бәдрәф, идән юарга мәҗбүр итү, урлашу кебек «өлкәннәр» кулланган «тәрбия» чараларын араларына кертмәде дип әйтә алабыз. Әмма моңа бит, хәрби частьлардан битәр, хезмәт итүчеләрнең туган җирләрендәге хәрби комиссариатның якташларыбыз язмышы өчен борчылуы, ел дәвамында җирле хәрби подразделениеләрдәге тәртипләр белән даими кызыксынып, алар белән өзлексез элемтәдә торуы нәтиҗәсендә ирешелгән. Әмма Россия зур, һәр төбәктә дә солдатларга шундый кешеләрчә мөнәсәбәт оештыру бик үк кулларыннан килми ахыры генералларның.

Җан авазы

Рамил Шәмсетдинов белән булган хәлнең нигезендә нәрсә ятуын аңларга теләп, Татарстанның атказанган юристы, адвокат Зөбәйдә Яхинага мөрәҗәгать итәргә булдым.

– Кеше гомерен өзү – бик зур җинаять. Тыныч вакытта берьюлы сигез кешене атып үтерү – башка сыймаслык хәл. Солдат илен сакларга ант итә, бер-берсенә мылтык төбәргә бер генә хәрбинең дә хакы юк. Автомат – ил яклау өчен бирелгән корал. Без һаман хезмәттәшләре тарафыннан кыйналган, мыскыл ителгән солдат турында сүз алып барабыз.

Ә бер гөнаһсызга һәлак булган Алиев, Коновалов, Евсеев, Графовларның туганнары нәрсә уйлый икән бу минутта? Бездәге кебек уйлармы аларда да? Юк, алар бездән тирәнрәк уйлый. Алар илне саклаучылар яшәгән иң тапсыз, иң газиз җирдә законлы тәртип урнаштырмаган армиягә, улларының исәнлеген тәэмин итә алмаган командирларга рәнҗи. Газиз улларының гомерләрен өзгән татар улы Рамилгә, аның бер гаепсез нәсел-ыруына рәнҗи. Ә каян килеп чыкты соң ул үз гомерләрен генә сөюче, үз мәнфәгатьләрен генә өстен куючы йөз меңләгән Рамилләр, Пьянковлар буыны? Без моңарчы, балалар хокукларын яклыйбыз дип, әти-әниләренең әләге буенча, укучыларны идән яки кара тактаны юдырганга, дәрес әзерләмәгән өчен ачуланганга мәктәп укытучыларын җәзага тарттырып, эшләреннән алдырдык. Мәктәпне, укучыукытучылар коллективын – бер гаилә итеп, ә укытучыны йөз меңнәрчә балаларга дөрес тәрбия кылучы изге җан итеп карарга өйрәтмәдек. Ничә дистә еллар буе армиядәге тискәре күренешләргә күз йомылды. Хәзер дә «армиядә «бабайлык» юк» дигән формаль җавап белән котылырга тырышалар. Рамил белән булган хәл – хәрби прокурорларга бик зур сигнал ул!

Социаль челтәрләрдә Байкал аръягындагы хәлләрне күзәтеп баручылар да балаларын армиягә җибәрмәячәкләре турында яза башлады. Яшел Үзән шәһәреннән Дания Хәмитованың улы армиядән шушы аянычлы хәбәрдән соң гына кайткан. Дания ханым, улының исән кайтуына шатланса да, анда хезмәт итүче солдатларның язмышы өчен борчылуын әйткән. Аның улы да «бабайлык»ның булуын кире какмаган. Әмма ул Татарстаннан яхшы дуслар тапкан. Бер ел эчендә бер тапкыр да зарланмаган. «Сәламәт ир-егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш. Әмма солдатта Рамилне җинаятькә этәргән хәлләргә юл куелырга тиеш түгел», – ди Дания ханым. Ә менә Биектауда яшәүче Фәния ханым (фамилиясен әйтмәде) ике ул үстереп ятуын, бу хәлләрдән соң аларны армиядән алып калу җаен караячагын әйтте. «Армиядә дә тәртип булмагач, илендә нинди тәртип булсын инде аның. Кайсы ана баласын күрәләтә үлемгә җибәрсен, – ди ана. – Хәер, хәзер армиягә түгел, балаңны мәктәпкә җибәрү дә куркыныч».

Әлегә шундый хәлләр. Әйтүемчә, Рамилнең ни сәбәпле мондый адымга баруын беркайчан да белә алмабыз. Аңа сигез елдан алып гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный. Интернетта: «Рамил Шәмсетдиновка ирек!» – дигән петиция язылып, халык аны яклауны сорый. Татарлар гына түгел, Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләре Россия армиясендәге тәртипсезлекләргә чик куюны таләп итә. Күңелне иң борчыган сорау йөрәкне тырный: киләчәктә армиядә кемнәр хезмәт итәр? 25 октябрьдә бу сорау безгә Рамил автоматыннан атылган ядрә булып яңгырады.

Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: goodfon.ru

Добавить комментарий