Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәлием – чишмәләр иле. Бәйрәм сценарие

Лидия КОНСТАНТИНОВА,Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сыйныф җитәкчесеМаксат: укучыларда патриотизм, туган як тарихы һәм табигатенә м...

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сыйныф җитәкчесе
Максат: укучыларда патриотизм, туган як тарихы һәм табигатенә мәхәббәт, экологик белем, социаль җаваплылык тәрбияләү; туган авыл топонимнары, гидронимнары турында мәгълүмат бирү.
Җиһазлау: Үсәли авылы күренешләре, аның чишмәләре буенча эшләнгән презентация, татар милли киемнәреннән чыгыш ясаучы укучылар, табигать күренешен сурәтләүче ясалма агачлар, куаклар, чәчәкләр; аудио- һәм видеоязмаларда сандугачлар, кош, бака тавышлары, чишмә күренешләре.
Катнашалар:
Алып баручы кыз – өлкән сыйныф укучысы.
Алып баручы малай – башлангыч сыйныф укучысы.
Йонысай – 40 яшьләрдә.
Тукый – 30 – 35 яшьләрдә.
Биги – 15 – 16 яшьләрдә.
Татар милли киеме кигән кызлар, егетләр.
Кичә барышы
Алып баручы кыз. Исәнмесез, укучылар, укытучы апа-абыйларыбыз, килгән кунаклар! «Үсәлием – чишмәләр иле» дип аталган кичәбезгә рәхим итегез! Бүген без сезгә авылыбыз тарихы, авыл исеменең килеп чыгышы, аның чишмәләре турында сөйләрбез. Кичәбезне җыр белән башлап җибәрсәк, тагын да күңелле булыр. Җырлый Фирүзә Исмәгыйлева. «Чишмә». Муса Җәлил сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе. (Җыр башкарыла.)
Алып баручы малай. Үсәли...  Усали... Бу сүзнең тамырында «усал» сүзе ятадыр әле. Минем бу турыда уйлаганым юк иде.  
Алып баручы кыз. Нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк, сүзне чыгыш ясаучыларга бирик.
(Сәхнәгә, сөйләшә-сөйләшә, өч ир-ат чыга. Алар арган, йончыган, сәләмә киенгән, аякларында чабата, аркаларында – киндер биштәр.)
Биги. Күпме йөрергә була инде. Ардым мин, таш түгел. Теге чишмәле урын нәрсәсе белән ярамагандыр.
Тукый. Татарча әйтте бит теге усал агай: «Без – бөрселләр», – диде. –Бүрсет елгасының бу ягы – безнеке, теге ягында кеше күргән юк», – диде.
Биги. Бигрәк усал ул, бүре нәселеннәндер. Бүрсет, ди бит, бүре сөте эчеп үскән нәрсә. Алар җирен алырга килгән дошман дип уйлады, ахры.
Йонысай. Усал түгел, кешенең күзенә кара син. Дөрес, кыяфәте усал, җитди булмый хәле юк, авыл башлыгы, ди бит. Авылларын сакларга куелган кеше. Ләкин күзләре мәрхәмәтле.
Биги. Күмәч бирде әле үзе, ә дорфалыкка дорфа инде. Туктыйк инде, чишмә очраса, шунда калыйк. Бик күп җир килдек.
Йонысай. Безнең өстә бик олы җаваплылык, улым. Авылга нигез салу – уен эш түгел. Суы да булсын, туфрагы да әйбәт булсын, ышык та булсын, табигате дә матур, бай булсын. Шушында торып торыгыз, әнә теге тирәләрне әйләнеп киләм әле мин. (Китә.)
Тукый. Бу тирәдә чишмә күп булырга тиеш, Инеше ерактан агып төшкәнгә охшамаган. Чишмә суларыннан җыелган бу. Күңелем сизә: без моннан еракка китмәбез. Күр син сандугач сайравын. Учалы җир бу, сандугачлы ягъни.
Биги. Минем озак барыр рәтем калмады. Арыдым мин. Шушы тирә бик матур инде, үзе учалы, үзе сулы. Тирә-ягы таулы, уртасы тигез, чып-чын яшел бишек.
(Алып баручылар чыга.)
Алып баручы малай. Менә хәзер аңлашыла башлады. Усали – усаллар иле дигән сүз түгел икән, учалы – сандугачлы, күп сулы дигән сүз икән.
Алып баручы кыз. Нәтиҗәләр белән ашыкмыйк, теге абзыйлар чорына кайтыйк әле.
Йонысай. Әй, оланнар, килегез әле. Монда килегез!
Биги. Килегез дияр дә, киттек диярме икән?
Тукый. Киттек димәс, тавышы ышанычлы.
Йонысай (кычкыра). Минем тавышка килегез! (Очрашалар.)
Йонысай: Менә, оланнар! Бу урын күңелгә ошый минем. Шушында туктыйбыз. Чишмәсен, чишмәсен күрегез!
(Биги белән Тукый йотлыгып су эчә.)
Биги. Суы шәп!
Йонысай. Мондагы бөтнек, мәтрүшкәне күр син! Һай, исләре!.. Сулап туярлык түгел.
Тукый (эчкән җиреннән туктап). Менә шушында йортлар салып куярбыз, агачлары да шәп, әллә каян ташыйсы да юк. (Кинәт аптырап, куркып.) Нәрсә ул? Бүре? Ак бүре? Китик моннан тизрәк. Теге Бүрсетләр арттан бүреләрен җибәргән. Курыкмый да бит, туп-туры күзгә карап тора.
Йонысай (көлә). Китә ул хәзер, безгә урын күрсәтүе аның. Бүре – изге хайван. Ак бүрене яхшыга гына юрыйлар. Начар җирдә йөрми ул, үзең тимәсәң, кешегә тими ул.
Йонысай. Делпәриягә дә ошаячак бу җир, ә Биги? Шулаймы?
Биги. Хатын-кызларны кузгатканчы, өй торгызасы бар әле.
Тукый. Монда әллә ничә чишмә бар, сулы җир бу! Сулы авылы! Матур бит, ә? Сулы авылы дип исем бирсәк?
Йонысай. Авыл ул – кеше түгел. Кешегә генә исемне үзең бирәсең. Ә авылга исемне башкалар бирә.
Алып баручы кыз. Менә шулай итеп, безнең авылның матур чишмәсе янында шушы өч агай авылга нигез сала.
Алып баручы малай. Аннан бу авыл, үсә-үсә, Үсәлигә әйләнә.
Алып баручы кыз. Ашыгырга яратасың да инде син. Дөресен белер өчен сүзне Нәфисә Шәрифуллинага бирик әле.
Нәфисә Шәрифуллина. Менә шулай итеп, Үсәлинең хәзерге Делпәр чишмәсе янында өч агай – Йонысай, Тукый Бигиләр өч йорт торгыза. Авылның исеме шуннан Өч өйле булып китә. Чишмәләре күп булган урын, тора-бара, сазлы урынга әйләнә, шуңа күрә Өч өйле агайлары йортларын хәзерге мәдәният йорты тирәсенә сала башлый. Ләкин Йонысай аганың кызы Делпәриянең, бәлки аның исеме Зөлфәрия булгандыр, сандугачлы, хуш исле чишмә буен калдырып китәсе килми, биредә кала. Менә шуңа күрә бу чишмәнең исемен халык әле дә Делпәр чишмәсе дип йөртә. Бу чишмә турында авылдашыбыз Нәфисә апа Шәйхиева бик матур шигырь иҗат иткән. Аны авторның бертуган сеңлесе Әлфия апа Нургалиева язмасында тыңлап үтик. (Видеоязмада шигырь тыңлана.)  Делпәр чишмәсе хәзерге вакытта бик матур, яңартылган. Авылыбызның түбән очын су белән тәэмин итеп тора. Кайбер кешеләр бу чишмә суыннан дәва таба.
Авылның исеменә килгәндә, ул Өч өйле сүзеннән ясалган. 1691 елгы документта авылның исеме Усюли дип язылган. Җәя эчендә аңлатмасы да бар: «уч или три двора» дигәннәр.
Алып баручы кыз. Менә күрдегезме инде, Үсәли авылының исеме каян килеп чыккан.
Алып баручы малай. Кызык!
Алып баручы кыз. Менә шушы Делпәр чишмәсе янындагы тау ярыннан бик сыйфатлы кызыл балчык алганнар. Шул балчыктан үсәлилеләр кирпеч суккан, шуңа да безнең авылда ике катлы борынгы кирпеч йортлар күп. Шундый биналарның берсе турында Фирүзә Исмәгыйлева сөйләр.
Алып баручы малай. Кичә башланганда, Үсәли чишмәләре турында сөйләшәчәкбез дидең, ә үзең таш йортларга күчтең, аңламассың бу кызларны...
Алып баручы кыз. Ә син игътибар белән тыңла. Сүз Фирүзә Исмәгыйлевага бирелә.
Фирүзә Исмәгыйлева. Безнең авылда бик зур кирпеч бина – волость конторасы булган. Кызганычка, бүген ул ташландык хәлдә. 1897 елда салынган бу бинаның тарихы кызыклы. Контораның фундаментын салырга рус кешеләрен җибәргәннәр. Үсәли кешеләре арасыннан берәү: «Чиркәү салалар икән, авыл кешеләрен чукындырып бетерәчәкләр», – дип коткы тараткан. Коткыга бирелгән бер-ике ир-ат рус кешеләрен үтереп чыга. Ләкин бина барыбер төзелә. Совет власте елларында анда мәктәп була. Контора астында ага торган чишмәне халык һаман да «Кантур чишмәсе» дип йөртә. Шунысы кызык: ул бер дә «мәктәп чишмәсе» дип аталмый. 2014 елда бу чишмәне авылыбыз эшмәкәре Ирек абый Миңнегулов төзекләндерә. Авылга кунакка кайткан кешеләр бу чишмәгә төшми, аның матурлыгына сокланмый китми. Ирек абыйның әнисе хөрмәтенә аны хәзер «Сания чишмәсе» дип тә йөртәләр. Бу чишмә дә авылыбызны су белән тәэмин итә.
Алып баручы кыз. Безнең авылдагы чишмәләр хатын-кыз исеме белән бәйле: Делпәр, Сания, Зөлхиҗҗә, Абыстай...
Алып баручы малай. Шулай инде, чиләк-көянтә күтәреп, ир-атлар чишмәгә йөрмәгәндер...
Алмас Насыйбуллин. Чиләк-көянтә күтәреп йөрмәсәләр, ат белән йөргәннәр!
Алып баручы малай (көлемсерәп). Хе! Сугамы?
Алмас Насыйбуллин. Суга шул! Безнең авылда төрле оешма, берләшмәләр күп булган. Зур урта мәктәп, интернат, балалар бакчасы, хастаханә, даруханә, ашханә, «Сельхозтехника» һ.б. Шуларга җәен – ат арбасына, кышын чанасына башта зур агач кисмәк, соңыннан тимер бак куеп, ир-атлар да су ташыган. Үсәли – чишмәләргә бай авыл, дидек. Бу оешмаларның берсенә дә чишмә ерак түгел. Ат белән су ташу, беренчедән, уңай булса, икенчедән хатын-кызларны авыр эштән азат икән. Безнең урам чишмәсен әле дә «Ат чишмәсе» дип йөртәләр. Аның суы шактый өстән төшә, биек итеп торба куелган була. Ат кисмәген су аккан җиргә туры китереп баса да, тиешле юлга кузгала. Бүген ул биектән ага торган чишмә түгел инде. Су алырга дип атлар да килми...
Алып баручы малай. Бу урында М.Вәлиев һәм К.Даян иҗат иткән «Тау чишмәсе» җыры килешеп тора. Аны кызлар төркеме башкаруында тыңлап китик әле. (Җыр башкарыла.)
Алып баручы кыз. Хәзер мин, алдагы чишмә турында сөйләү өчен, Камилә Зыятдинованы чакырам. Ул безгә «Абыстай чишмәсе» турында сөйләр.
Алып баручы малай. Абыстае булгач, мулласы да бардыр инде аның.
Камилә Зиятдинова. Әйе, бар. Үсәлидә укымышлы, тирә-якка даны таралган белемле мулла булган. Габделхәй хәзрәт Мөхәммәтмәгъсүмов дини белемнәр белән бергә дөньяви белем дә биргән. Китаплар укырга яраткан. Габдулла Тукайның үзен белгән! Алай гынамы, бөек шагыйрь белән хатлар алышкан, Казанга барганда, үзе белән очраша торган булган. Үсәли почтасының Габдулла Тукайдан хатлар, бандерольләр кабул итеп алган вакытлары ерак заманнарда калган. Бу турыда Габделхәй хәзрәтнең хатыны Мәрьям абыстай сөйләп калдырган. Үсәлидә ул автографлы китапларны тотып, укып караган кешеләр бу турыда балаларына истәлек итеп сөйләгәннәр. Ә кайда соң ул китаплар? Мәрьям абыстай аларны кемгә васыять иткән? Кызганыч, аларның язмышы аянычлы. Китапларны тиз арада кире бирү шарты белән авылның бер укытучысы алып тора. Тик ул кире кайтарырга өлгерми кала. Янгын ул яшәгән йортны да, кадерле китапларны да аямый...
Габделхәй хәзрәт нәкъ Тукай дусты кебек кыска гомерле була. Казанда ире белән Тукайның сөйләшеп торуы шаһиты булган Мәрьям абыстайларның өе чишмә янында була. Шуңа да Үсәли халкы бу чишмәне һаман да «Абыстай чишмәсе» дип йөртә.
Алып баручы малай. Габдулла Тукай да Үсәлинең Өч өйле булганын белгәндер. Бу турыда Габделхәй хәзрәт белән сөйләшкәннәрдер инде, әйеме.
Алып баручы кыз. Мин дә шулай уйлыйм. Әле узган гасырда гына халык телендә Өч өйле булып йөргән ул. Язуда гына Усали булган.
Сәхнә артында сөйләргә сүз биргәнне Илназ Миңлевәлиев көтеп тора. Илназ, сине кисәтеп куям, бүген бары тик чишмәләр турында гына сөйләшәбез. Синең сүзең ни турында?
Алып баручы малай (алып барчучы кызга карап). Син малайлар чишмәләр турында берни белмидер дип уйлыйсың инде. Көянтә белән су ташымасалар да, кер чайкамасалар да, чишмәләрне төзәтү, ясау, матурлау эшләре ир-атлар җаваплылыганда  шул. Әйдә, Илназ, сүз сиңа.
Илназ Миңлевәлиев. Мин сезгә Мәсгут бабай чишмәсе турында әйтеп китмәкче булам. Шушы бабайларның бакчасы яныннан агып чыга ул. Аны Мәсгут бабай карап, чистартып торган. Мондагы хозурлыкны белсәгез, аны сөйләп тору файдасыз, барып күрергә кирәк. Урманга, басуга баручы-кайтучы кешеләр аннан су эчкән. Хәзерге мәдәният йорты тирәсендә яшәүчеләр, Күл урамы кешеләре суга килгән. Аның суы йомшак, чәйнектә юшкын калдырмый, хәтта булган юшкынны бетерә, диләр. Башка чишмәләребез кебек үк бу чишмә дә ятим, чөнки сулар өйгә кергән, су ташучы, кер чайкаучы кешеләр күренми. Тимер улаклары ямансулап ята.
Алып баручы малай. Ишеттеңме, нәрсә диде Илназ? Мәсгут бабай чишмәсе диде. Шулай менә, чишмәләр кызларныкы гына булмый.
Алып баручы кыз. Ә син аның элеккеге исеменең Зөлхиҗҗә икәнен беләсеңме соң?
Алып баручы малай. Әле анысы да бармыни?
Алып баручы кыз: (елмаеп). Бар шул!
Алып баручы малай. Хәзер Рифнур Нуруллин башкаруында «Тау чишмәсе» җырын тыңлагыз.
Алып баручы кыз. Җырның исеме башкачадыр инде, буталып киттең бугай.
Алып баручы малай. Буталмадым. Исеме монысыныкы да алдагы җырныкы кебек, ләкин авторлары башка. И.Гыйльманшин көе, Г.Шакирова сүзләре.
Алып баручы кыз. Әйе шул, Мәсгут бабай чишмәсе дә тау астыннан ага.
(Җыр башкарыла.)
Алып баручы малай. Укытучы апа бүген барыбызга да татар халык киеменнән килергә кушты. Ә Эльвира Аксакова керәшен халкы киеменнән чират көтеп тора. Бу нәрсә дигән сүз икән?
Алып баручы кыз. Тәртибе бардыр әле, сүзне аңа бирик.
Эльвира Аксакова. Үсәли татар авылы булса да, анда Керәшен очы дигән урам бар. Анда керәшеннәр күпләп яшәгәнме, ни өчен мондый исем?
Әйе, берничә гаилә яшәгән, ләкин урам аның өчен алай аталмаган. Эш шунда: бу урам аша Владимир авылына юл барган. Владимир укучылары мәктәпкә килгәндә дә шушы урам аша үткәннәр. Керәшен очының урам уртасыннан чишмә агып утыра. Чишмәнең дә исеме гади – Керәшен очы чишмәсе. Бу урам кешеләре шушыннан су алган, кер чайкаган. Аны кадерләп карап торган. Авылыбыз шагыйрәсе Нәфисә Шәйхиева, бу чишмәгә багышлап, шигырь язган:
Юлың төшеп, безнең урам аша
Булса синең үтеп барышың,
«Тәмле суым эч», – дип каршы алыр,
Ишетәмсең чишмә тавышын?
Узып китә күрмә чишмә тавын,
Төш сукмактан, китмә төшмичә,
Сусавыңны басар, уч тутырып,
Эч шул суны, китмә эчмичә.
Тавышкаен тыңла: үз көе бар,
Моңланып, ул җырлый үзенчә.
Агып төшеп китә әрәмәгә.
Ага тырышып, һич иренмичә.
Ага чишмә К(е)рәшен очын бизәп,
Ага улакларга тулышып.
Керләр чайкап үскән идек шунда,
Әнкәйләребезгә булышып.
Җәй җитүгә, кызлар яланаяк
Су китерә идек ярышып.
Бакчаларга һәм дә мунчаларга
Ташыдык су, тормый карышып.
Хәзер инде чишмә яны тыныч.
Һәр кешенең суы өендә.
Тик барыбер шушы чишмәбезнең
Тәме тора минем телемдә.
Алып баручы малай. Чынлап та, күп инде безнең авылда чишмәләр. Тагын бер-икесе бар бугай  әле.
Алып баручы кыз. Аларның саны ике дистәгә җитә. Исемлеләре, исемсезләре бар, карап торылганнары, кеше кулы тимәгәннәре бар. Бүлнис очы чишмәсе турында Ришат Петров сөйләсен әле. Алайса гел кызлар, гел кызлар дип төрттереп торасың.
Алып баручы малай. Сүз сиңа, Ришат дустым.
Ришат Петров. Безнең өй янында зур хастаханә булган. Узган гасырның 20 нче елларында ук салынган булган ул. Сугыш вакытында да эшләгән. Авыл халкы аны хастаханә дип тә, больница дип тә әйтмәгән, рус сүзен үзенә җайлаштырып, бүлнис дип йөрткән. Урамы да – «Бүлнис урамы», чишмәсе дә «Бүлнис урамы чишмәсе». Тик бу чишмәнең икенче исеме дә бар – «Зират асты чишмәсе». Аның бу исеме борынгырак, чөнки чишмәдән өстәрәк зират булган. Без аны Иске зират дип йөртәбез. Бүген ул бөтенләй зиратны хәтерләтми инде, койма белән әйләндереп алынганлыгы гына изге урын булуы турында сөйли. Әбиләр зиратка, аның чишмәсе янына еш кына дога кылырга килә торган булган.
Алып баручы кыз. Без бүген авылыбыз чишмәләре турында сөйләштек. Авылдан бераз читтәрәк Торна сазы чишмәсе, Апанай, Лашманчылар чишмәләре бар. Аларның һәммәсенең үз тарихы, үз язмышы булган. Тарих-хатирәләрне барлап, чишмәләрне саклау, аларны чиста тоту – изге бурычыбыз. Бу чишмәләр, барысы бергә җыелып, инеш хасил итә. Авылдан агып төшкән инеш Берсут елгасына кушыла. Авыл кешеләре аны Бүрсет дип йөртә. Үсәли авылын икегә аерып аккан Берсут елгасы да –авылыбыз бизәге, чөнки ул бөдрә таллары, әрәмәсе, елга буенда җәелеп яткан болыннары, шифалы үләннәре белән матур.
Алып баручы малай. Берсут турында сөйләмәсәк, ул үпкәләп калыр төсле. Ул, чыннан да, «бүре» сүзеннән алындымы икән?
Алып баручы кыз. Фаразлар төрле. Кайбер галимнәр бүре сүзе белән бәйле булырга мөмкин диләр, чөнки бүре татар халкының табынган изге хайваны – тотемы булган. Кайберәүләр бер су дигән сүздән алынган дип тә расларга тырыша. Чөнки кешеләр бер су буена урнашкан. Ә галимә Фирдәвес Гарипова үзенең «Исемнәрдә – ил тарихы» дигән китабында болай дип яза: «Берсула (бәрсул) – урта гасыр гарәп чыганакларында да телгә алынган этноним. Болгарларның бер кабиләсе булган берселләр (берсетләр) Бөрсет бассейнына килеп урнашканнар һәм бу су чыганагын үз исемнәре белән атаганнар. Ярындагы авыл һәм бистә атамалары да елга исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. <…> Барсил сүзе «кабилә, кабиләләр союзы» яисә «барс халкы» дигән мәгънәне аңлата».
Алып баручы малай. Мин барс халкы булуыма каршы түгел. Нинди горурлык бу!
Алып баручы кыз. Кичәбез ахырына якынлаша. Без аны авылыбызның оста баянчысы иҗат иткән җыр белән тәмамлыйк. Көе дә, сүзләре дә Разиф абый Сафинныкы:
Үсәлием
Үсәлием, үсә илем булып,
Яңгырыйсың, гүя колакта.
Алсу таңнарыңны сагынып кайтам,
Киткән чакта синнән еракка.
Кушымта:
Төшәм әле Бүрсет буйларына,
Бүрсет буйларына тирәккә.
Гармун алып, бер моңланам әле,
Сагыш бетсен диеп йөрәктә.
Синдә генә булган тырыш халкым,
Житәкләшеп, һаман үр менә.
Туган ягым, сина булган хөрмәт
Күнелдә жыр булып үрелә.
Үсәлием, ташламадым сине,
Хыянәт итмәдем, күрәсең.
Сагынганда, әнкәм назы булып
Төшләремә килеп керәсең.
Алып баручы малай. Кичәбез ахырында чишмәләргә бай, искиткеч табигатьле безнең авыл урынын сайлаган Йонысай, Тукый, Биги бабаларыбызга рәхмәт әйтик. Рәхмәтебез аларга изге дога булып барып ирешсен.
Алып баручы кыз. Чишмәләрне саклыйк, аларның кадерен белик, яшәү чыганагы булуын онытмыйк. Үсәли авылы чишмәләре белән дә данлы. Алар – безнең йөзебез.
Алып баручы малай. Чишмәләрне төзекләндерү, чистарту эшендә бердәм катнашыйк.
Икесе бергә. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!
 
 









Нәфисә Шәрифуллина. Делпәр чишмәсе.
Камилә Зиятдинова. Абыстай чишмәсе.

 
 


















Эльвира Акcакова . Керәшен очы чишмәсе.
Алмас Насыйбуллин. Ат чишмәсе.
Фирүзә Исмәгыйлева. Сания чишмәсе.
«Чишмә» операциясе.

 
Материалны күчереп алырга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ