Логотип Магариф уку
Цитата:

Вузга керү өчен минималь баллар билгеле

Киләсе ел чыгарылыш укучылары өчен файдалы мәгълүмат – 2021 елда Россия югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастыры...

Киләсе ел чыгарылыш укучылары өчен файдалы мәгълүмат – 2021 елда Россия югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар билгеле булды. Боерык проектын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы бастырып чыгарды.
«2021/2022 уку елында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы белем бирү оешмаларында югары уку йортына кабул итү үткәрелә торган белгечлек яки әзерлек юнәлешенә тәңгәл килгән гомуми белем бирү предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы балларының минималь күләме кушымта нигезендә билгеләнгән күрсәткечтән түбәнрәк булмаска тиеш», - диелгән хокукый акт проектлары федераль порталында.
Әлеге документ буенча 2021 елда, Россия югары уку йортларына керү өчен, чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле, әдәбияты һәм географиядән ким дигәндә – 40; математика, физика, биология һәм химиядән – 39; җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 44, чит телләрдән 30 балл җыярга тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ