Логотип Магариф уку
Цитата:

Зилә Вәлиева: «Бу сайлаулар аерылып торды»

Мәгълүм булганча, бу соңгы сайлауда, Татарстанда беренче тапкыр буларак, блогерлар күзәтчеләр сыйфатында катнашты. Алар үз абунәчеләре ярдәмендә бер төркем сайлаучы күңелендәге икеле-микеле шик-фикерл...

Мәгълүм булганча, бу соңгы сайлауда, Татарстанда беренче тапкыр буларак, блогерлар күзәтчеләр сыйфатында катнашты. Алар үз абунәчеләре ярдәмендә бер төркем сайлаучы күңелендәге икеле-микеле шик-фикерләрне таратып, халыкта ышаныч уята алган. Һәм бу моңарчы сайлау ише сәяси вакыйгалардан читләшә төшкән яшьләрне дә сайлау урналары янына килеп, үз тавышларын бирергә этәргән.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә булган матбугат конференциясенә үзе белән алып килгән блогер-күзәтүчеләрнең чыгышларын, фикер сөрешләрен тыңлагач: эчке бер горурлык кичереп утырдым. Чыннан да, мондый яшьләребез булганда, теләсә нинди четерекле сәяси мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкин. Алар башкаларны ышандыра,үз артларыннан ияртә беләләр, Алар үзләре дә бу тәүге сәяси сынаудан тормыш мәктәпләре өчен файдалы чирканчык алганнар, бер-берсенә ярдәм итеп, бердәм команда булып эшләргә өйрәнгәннәр. «Шуңа да блогерлар белән киләчәктә дә кулга-кул тотышып эшләргә ниятлибез», – дип белдерде Иҗтимагый палата рәисе.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ