Логотип Магариф уку
Цитата:

Зиратларга кереп гыйбрәт ал

Халык дигәндә исәннәрне генә түгел, вафат булганнарны да күз алдында тотарга кирәк. “Татмедиа” АҖнең брефинглар залында узган матбугат конференциясендә  Бөтенроссия сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен са...

Халык дигәндә исәннәрне генә түгел, вафат булганнарны да күз алдында тотарга кирәк. “Татмедиа” АҖнең брефинглар залында узган матбугат конференциясендә  Бөтенроссия сәнгать һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзалары журналистлар алдында әнә шул фикерне күтәреп чыкты. Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова Казан зиратларындагы каберлекләр турында мәгълүматлар туплау,  аларның исәбен ачыклау, өйрәнү һәм реестрларын төзү буенча башланган эшнең беренче этабы үтәлүен  әйтеп узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республика һәм муниципаль хакимиятләрнең тиешле органнарына, шулай ук Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтына мемориаль зиратларны, аерым алганда, Арча кыры һәм Яңа татар бистәсе зиратларын тиешле дәрәҗәдә тоту һәм саклау, аларда туристлар йөрешен үстерү  буенча төрле йөкләмәләр бирүен хәбәр итте. Хәзер аларны тормышка ашыруда ике тикшеренү төркеме эшли. Яңа татар бистәсе зираты реестрын төзү буенча Мәрҗани институты галиме Айдар Ногманов шөгыльләнә,  Арча кыры зиратының тарихи кабарлекләре реестрын төзү белән Любовь Агеева җитәкчелек итә. Татар зираты реестрының бөтен тулылыгын тоярга мөмкин, ди галим Айдар Ногманов.- Исемлектә  бар да бар – татарның мәшһүр зыялылары, сугыш каһарманнары, җитәкчеләр, дини руханилар.
Кызыксынучылар шәһәрнең ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе заказы буенча әзерләнгән “Казан шәһәренең виртуаль некрополе” дигән сайт белән дә таныша ала. Аның “зыярат” дигән бүлегендә 1995 елдан соң җирләнгән шәхесләр турында мәгълүматлар тупланган. Ә “никрополь»дә -  тарихи каберлекләр. Арча кыры һәм Яңа татар бистәсе зиратлары реестрларына гомерләрен Казан белән бәйләгән 1000 күренекле шәхес исеме кергән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ