Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»ның 3 этабы катнашучылары билгеле

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең өченче этабына 1000гә якын катнашучы үтте. Бәйге шартлары буенча, икенче этап җиңүчеләренең чыгышлары видеоязма рәвешендә оештыручыларга җибәрелде: өченче эта...

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең өченче этабына 1000гә якын катнашучы үтте. 


Бәйге шартлары буенча, икенче этап җиңүчеләренең чыгышлары видеоязма рәвешендә оештыручыларга җибәрелде: өченче этапка барлыгы 976 катнашучы үтте. Шуларның 768е видеоязма рәвешендә тәкъдим ителгән чыгышлар, 208е — Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәр.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, Бәйгенең финал өлешенә чыгучылар исемлеген барлау 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ