Түбән Каманың ике мәктәбендә, укучылар бетләү сәбәпле, карантин игълан иткәннәр

Түбән Кама шәһәренең 12 һәм 13нче мәктәпләрендә белем алучы 33 балада педикулез булуы ачыкланган. Санитар табиблар әйтүенчә, бу – бик зур сан. Хәзер әлеге уку йортларында барлык җиһазларны эшкәртәләр, дәрес алдыннан һәр укучыны җентекләп тикшерәләр.

 

Роспотребнадзор белгечләре бетләрнең үрчүендә мәктәпләрдәге шәфкать туташларының игътибарсызлыгын гаепли. Бу хакта “Эфир 24” каналы хәбәр итә.

Бетләр үрчүнең сәбәбе нидә? Бетләгән очракта паразитлардан ничек котылырга? Шул хакта белгеч сөйли.

Әлфия ХӘКИМУЛЛИНА, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә эпидемиология күзәтү бүлеге баш белгече:

Биш елга бер “аза”

Бет – паразит җан иясе, бары тик кан белән туклана һәм кешедән кешегә күчү юлы белән үрчи. Алар өч төрле була: баш; касык (лобковая) һәм кием (платяная) бете. Кешелек дөньясында ул  һәрчак булган һәм булачак. Бетләр тиз үрчи, әрсез, шуңа күрә беркайчан юкка чыкмаячак. Сукбай кешеләр күп, алар, чын мәгънәсендә, бу паразитларны йоктыручылар. Әлбәттә, сукбайлар гына түгел, бет теләсә кемдә булырга мөмкин. Күпләр паразитларны чит илләрдән ияртеп кайта.

Бетләр биш елга бер “аза”, ягъни цикллап үрчи. Кешеләр арасында иң киң таралганы – баш бете. Алар күбрәк колак артларына, башның урта өлешләренә серкә сала. Зур бет 27-30 көн яши, 2-3 сәгать саен кан эчә. Бер тәүлек кан эчмичә торса, үлә. Серкәдән 15-17 көн эчендә бет ярала. Ана бет көн саен 3-7  күкәй сала. Салкында серкәләр акрын үсә, 20 градус җылыдан түбән булганда, ана бет күкәй салмый башлый.

Кием бете, гадәттә, торыр җире булмаган, теләсә кайда кунып йөргән кешеләрдә очрый. Алар киемнең эчке ягында яши, күкәй сала. Нык артып киткән очракта, тәндәге төкле урыннарга (баштан кала) ябышалар. Кием бете тәүлегенә 2-3 тапкыр кан белән туклана. Алар баш бетенә караганда күбрәк кан эчә. Зур бет 34 көннән 46 көнгә кадәр яши, аннан үлә, ләкин үзеннән соң 200-300 чамасы күкәй салып калдыра. Кием бете кан эчмичә бер атнага кадәр яши ала, димәк урын-җирендә, киемдә калса, тиз генә үлми дигән сүз.

Касык бете күбрәк (95%) җенси юл белән күчә. Шулай ук гомуми мунчаларда, массаж бүлмәләрендә, кунакханәләрнең урын-җирләреннән дә иярергә мөмкин. Касык бете каш, керфек, сакал-мыек, интим урыннарда, култык астының төкле өлешендә яши. УЛ акрын хәрәкәтләнә. Бүгенге көндә республикада касык бете сирәк очрый.

Ничек дәваланырга?

Педикулез бар дип шикләнсәгез, үзегез яшәгән хастаханә бүлегенә яки тире авырулары-венерология диспансерына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук ата-аналар балалар бакчасы яки мәктәпнең шәфкать туташына хәбәр итә ала. Алар исә яхшылап карап, кирәк дип тапкан очракта, ТР буенча эпидемиология һәм гигиена үзәгенә юллама бирер. Шунысы мөһим: баш бетен өй шартларында дәвалап булса, кием бетен бары тик махсус дезинфекция станцияләрендә генә юк итәләр. Андый үзәкләр Казанда, Чаллыда, шулай ук район үзәкләрендә бар. Медицина юлламасы белән килгән кешеләрне мондый үзәкләрдә бетләрдән бушлай арындыралар. Гадәттә, башта педикулез белән зарарланган кешене махсус препарат белән юындыралар, ә бу вакытта авыруның киемнәрен камерада дезинфекциялиләр. Шулай ук санитарлар педикулезлы кеше (гаилә) яшәгән фатирны, йортны да махсус препаратлар белән эшкәртә. Бу бигрәк тә кием бете йоктырган очракка кагыла.

Баш бетен өй шартларында да дәвалап була, ләкин моның өчен барлык таләпләрне үтәргә кирәк. Даруханәләрдә педикулезга каршы күп төрле препаратлар сатыла: шампунь, спрей, сыек катнашма. Берсе яхшы, берсе начар дип әйтеп булмый, сатып алыр алдыннан күрсәтмәсен укыгыз. Яшь үзенчәлеге, кемгә ярый, кемгә юк икәне язылган. Хәзер күп препаратлар бетләрнең серкәләрен дә үтерә, шундыйны сатып алыгыз.

Педикулезга каршы препарат белән юынганнан соң (күрсәтмәдә ничек язылган, шулай эшләргә) үлгән бет, серкәләрне төшерү өчен башны аш серкәсе катнашмасы белән юарга кирәк. Гадәттә, серкә чәчтән төшми, чөнки ана бет махсус сыекча бүлеп чыгара, шуның ярдәмендә серкә чәчкә ябышып тора. Ә аш серкәсе шул матдәне эретергә сәләтле. Бер өлеш суга бер өлеш аш серкәсе кушып башны юганнан соң, биш-ун минутка яулык ябыгыз. Шуннан соң вак тешле тарак белән (даруханәләрдә бар) чәчне яхшылап тарарга кирәк. Профилактика чарасы буларак, гаиләнең барлык әгъзалары да башны шулай юсын, чистартсын, моның зыяны юк. Чәчләрне чистартканнан соң барлык урын-җирләрен, эчке, өске киемнәрне алыштырыгыз, юыгыз, аннан үтүкләгез. Бер чистарынгач, яңадан 7, 14, 21 көннән соң баланың я булмаса олы кешенең чәчен карарга киңәш итәбез: бет кабат барлыкка килмәгәнме? (Серкәләр калса, яңадан барлыкка килү ихтималы бар.)

Тән авырулары, аллергия булган очракта, биш яшькәчә балаларга, йөкле хатын-кызларга махсус препаратлар куллану тыелырга мөмкин. Андый очракларда чәчне гади шампунь белән юып, аш серкәсе кушылган су белән бик еш тарарга киңәш ителә.

Педикулездан саклану чаралары:

 – балаларның, үсмерләрнең һәрдаим башларын, тәннәрен карап торырга;

– башны һәм тәнне кимендә 5-7 көнгә бер юарга;

– атна саен урын-җирне алмаштырырга;

– урын-җир җәймәләрен юган саен үтүкләргә;

– чәчне көн саен тарарга, кистереп торырга;

– өйне чисталыкта тотарга;

– кеше киемен, башлыгын алмаска, чит таракка кагылмаска.

Куркыныч!

Бетләр тимгелле тиф (сыпной тиф), бизгәк (лихородка), кайтма тиф (возвратный тиф) ияртергә мөмкиннәр. Бу бигрәк тә кием бетләренә кагыла. Элек ачлык, сугыш елларында халык баш, кием бетеннән тилмергән. Үлүчеләр дә күп булган. Алар бет аша күчкән нәкъ менә шул тиф, бизгәк авыруларыннан вафат булганнар. Ләкин халыкны тынычландырасыбыз килә: 1986 елдан бирле республикада әлеге авыруның күзәтелгәне юк.

Бу мөһим!

Педикулезга каршы профессиональ ярдәм һәм киңәш кирәк булса, республиканың дезинфекцияләү станциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, 17нче йорт, тел.: 238-95-27. Ял көненнән кала, иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшли.

Фотосурәтнең чыганагы: healthy-kids.ru

Добавить комментарий