Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» мастер-класс бәйгесендә Гран-прига Чаллы шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсим Хафизов лаек булды (ФОТО)

Казанда Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә Гран-прига Чаллы шәһәрендәге 25 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы...

Казанда Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә Гран-прига Чаллы шәһәрендәге 25 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Рәсим Рәхимҗан улы Хафизов  лаек булды. Халыклар дуслыгы йортында  узган йомгаклау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашты.


чаллы егете обр


Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт теле укытучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Бәйгенең төп этабында, Татарстан мөгаллимнәре белән беррәттән, Башкортостан, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән килгән укытучылар да көч сынашты. Икенче этапта катнашучы 25 укытучы мәдәниятләр диалогы нигезендә туган телне укытуда методик алымнар кулланылышын күрсәткән мастер-класс, милли киемнәр тәкъдим итте.


Тантанадан фоторепортаж.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ