«Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар»

(Халыкара туган тел көненә әдәби-музыкаль композиция)

Эльмира ХӨСНЕТДИНОВА,
Казандагы 1 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Кичә барышында экранда презентация күрсәтелә.
1 нче укучы.
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
2 нче укучы.
«Балам», – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием», – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
3 нче укучы.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам,
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
4 нче укучы.
Әнкәң-әткәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да;
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, Айга да.

Алып баручы. Бүген бездә Туган тел бәйрәме! Балалар, ә нәрсә соң ул туган тел?
1 нче сыйныф укучысы.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең
теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган
тел аркылы.
Өлкән сыйныф укучылары.
– Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң
«Әни!» – дип,
– Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң
«Әти!» – дип,
– Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
– Туган телең әле бу булмас.
– Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң
«Әни!» – дип,
– Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң
«Әти!» – дип,
– Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
– Туган телең әнә шул булыр!
Алып баручы. Бу дөньяда һәр кешенең туган теле бар. Кайсы тел соң ул – безнең туган телебез?
1 нче сыйныф укучысы. Безнең туган телебез – татар теле.
Өлкән сыйныф укучылары:
– Минем өчен шушы телдә кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка.
– Минем өчен шушы телдә кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.
– Минем өчен шушы телдә Идел ага, иген үсә, илем ныгый.
– Минем өчен шушы телдә – тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.
1 нче сыйныф укучысы. (Өлкән сыйныф укучысына.) Без Татарстан Республикасында яшибез. Ә нәрсә соң ул республика?
Өлкән сыйныф укучылары. (Алар сөйләгәндә, эчтәлеккә туры килгән кадрлар күрсәтелә бара.)
– 1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде.
– 1990 елның августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. 30 нчы август Татарстан халкының бәйрәме – Республика көне дип игълан ителде.
– 1991 елның 12 июнендә Татарстан халкы беренче Президентын сайлады.
– 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителде.

– 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителде.
– 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Конституция татар һәм рус телләрен дәүләт телләре дип игълан итте.
– 1993 елның 27 августында Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителде.
1 нче сыйныф укучысы. Без – татарлар, дибез. Ә татарлар кемнәр алар?
Алып баручы. «Үз-үзеңне мактама, кеше сине мактасын», – диләр. Исемнәре бөтен дөньяга билгеле бөек шәхесләрне бер генә минутка үз яныбызга чакырып сорашыйк әле. Әйтсеннәр әле, кемнәр икән ул татарлар?
(Исемнәре әйтелгән шәхесләрнең портретлары экранда күрсәтелә.)
Алып баручы. Бөек Русь дәүләте патшабикәсе Екатерина II не чакырам. (Сәхнәдә Екатерина II булып киенгән укучы пәйда була.)
Екатерина II. Бу шәһәр, бәхәссез, Россиядә Мәскәүдән соң беренче. Казанның зур бер патшалык башкаласы булуы һәр
нәрсәдә күренә.
Алып баручы. Ә хәзер мин бу залга бөек рус язучысы һәм философы Александр Иванович Герценны чакырам.
(Сәхнәдә Герцен булып киенгән укучы пәйда була.)
Герцен. Казан – европача идеяләрнең – Азиягә һәм Азия холкының Европага күчеше юлында иң төп кәрван-сарай.
Алып баручы. Әйдәгез әле, Казан университеты профессоры Карл Фуксны чакырыйк.
Карл Фукс. Татарлар – горур, чисталык яратучан, кунакчыл, акчага хирыс, мәгърифәтле, хорафатларга ышанмаучы, сату-алу итәр өчен яратылган халык. Үзара дустанә яшәүче, бераз мактанчык, бераз юмакай, эзләнүчән, һәр нәрсәдә чама
белүчән, эшчән халык.
(«Кунаклар» чыгып китә.)

<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №1 (январь, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий