Туган телдә укыту кемнән тора?

Дамир Каюмов,
Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол мәктәбенең Манчаж Тамак филиалы директоры

Телне югалту ул халыкның милләт буларак югалуына китерә. Үз халкыңның гореф-гадәтләрен күпме генә яратсаң да, аның йолаларын хөрмәт итсәң дә, әгәр газиз ана телеңне белмисең икән, син инде үзеңне татар милләтеннән дип авыз тутырып әйтә алмыйсың. Туган телебезне саклау, яшәтү, үстерүдә без, мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар, бердәм эш алып барырга тиешбез.

Татар телен мәктәпләрдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү, үз телең белән горурлану хисе тәрбияләү һәм килеп туган төрле авырлыкларны бергәләп, бердәм булып чишү максатыннан, Свердловск өлкәсенең татар авыллары мәктәп директорлары Советы төзелде. Ул Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге каршында һәм аның ярдәмендә эшен дәвам итә. Хәзерге көндә директорлар Советы хәл итә торган төп проблемаларның берсе – мәктәпләрдә туган телне укытуга сәгатьләр санын, ким дигәндә, өчкә җиткерү.

Бүген Свердловск өлкәсендә 46 татар авылында татар этномәдәни компонентлы 20 мәктәп бар (филиаллары белән). Ул мәктәпләрнең барысы да Свердловск өлкәсенең Көнбатыш округында урнашканнар. Әртә районында – 3, Әчит районында – 2, Красноуфимск районында – 8 һәм Түбән Сырга районында – 7 этно­мәдәни компонентлы мәктәп бар. Шуларның 5се – башлангыч, 8е – төп белем бирү мәктәбе һәм 7се – урта белем бирү мәктәбе. Аларда туган тел барысында да, тик һәрберсендә төрле күләмдә укытыла.

Татар телен укытуны популярлаштыру һәм булган проблемаларны уртага салып, киңәшеп хәл итү юлларын эзләү максатыннан, Татарстанның даими вәкиллеге 2011 елдан башлап ел саен төбәкара киңәшмә һәм конференцияләр уздырып килә. Аларның һәрберсендә дә, төп мәсьәлә буларак, Свердловск өлкәсендә татар телен укыту торышы тикшерелеп һәм мәктәп директорларына дәресләр санын өч сәгатъкә кадәр җиткерү мөмкинлеген карау максаты куелып килде. Ни кызганыч, бу пункт бик зур кыенлык белән генә үтәлә. Шулай да 2011 елда 11 мәктәптә генә ана теле укытылса, бүген бу сан 20 гә җитте (филиаллар белән бергә). Әртә районының барлык мәктәп­ләрендә өч сәгать укыту ничек булган, шул килеш калды, ә башка районнарда бу сорау күтәрелмәде дә диярлек.

Шушы максатны күз алдында тотып, даими вәкиллек директорлар Советы белән бергә районнарда күчмә утырыш­лар оештырды. Ул һәр районда мәктәп җитәкчеләре катнашында үткәрелде. Барлык киңәшмәләргә дә депутатлар, район һәм авыл башлыклары, мәгариф җитәкчеләре һәм җәмгыять оешмалары вәкилләре чакырылды.

Әлеге киңәшмәләрдә шул ачыкланды: татар телен укытуга район, авыл җитәкчеләренең бөтенләй дә каршы түгеллеге, хәтта ата-аналарның да туган телне укытуга уңай карашта икәнлеге ачыкланды. Бөтен булган проблеманың башы мәктәп директоры белән укытучылар коллективында икән. Алар, барлы-юклы сәбәп­ләр табып, ата-аналарга сылтап, укыту планнарының булмавына нигезләнеп, балаларны туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм итеп киләләр. Бу киңәшмәләрдә федераль кануннар рөхсәт биргән мөмкинлектән тиешенчә файдаланырга кирәклеге ассызыкланды.

Өлкә мәктәпләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге, Казан федераль университеты­ның Идел буе төбәкара мәгариф хез­мәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Казан педагогия көллияте арасында элемтәләр урнаш­тырылган. Моны ел саен уздырыла торган төбәкара конференциядә ачык күрергә мөмкин. Шулай ук яшь буынны тәрбияләүдә халкыбызның иң яхшы традицияләрен саклауны үзенең бурычы итеп саный торган, Россия Федерациясенең Казан шәһәрендәге мәгарифне үстерү махсус программмасының төп мәйданчыгы исемлегенә кертелгән һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогик хезмәткәрләрнең белемен күтәрү курс­ларын оештыра торган Казандагы 405 нче балалар бакчасы коллективына рәхмәтлебез.

Сүз уңаеннан, 2012–2015 елларда педагогик хезмәткәрләрнең белемен күтәрү курсларында 20 мәктәп директоры, 49 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 25 балалар бакчасы тәрбиячесе педагогик осталыгын арттырды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министр­лыгының 865/13 номерлы боерыгы бе­лән (11 нче март, 2013 ел) Свердловск өлкәсенә методик ярдәм күрсәтү өчен, Чаллы шәһәре беркетелгән иде. Әлеге документ нигезендә даими вәкиллек ярдәме белән ел саен мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары Чаллы шәһәренә бару мөмкинлегенә иреште. Төп максат – Чаллы мәктәпләрендә татар телен укытуның торышы, оештырылуы белән танышу. Төбәкләр белән чагыштырганда, монда туган телне укыту зур югарылыкта оештырылган, предмет кабинетлары зәвык белән һәм балалар психологиясенә яраклаштырылып җиһазланган. Шушы очрашуларның нәтиҗәсе булып төбәкара конференциядә Свердловск өлкәсенең 4 мәктәбе һәм Чаллы шәһәре мәктәпләре арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды.

Чаллыга баруның нәтиҗәсе буларак ике төбәк мәктәбе, аерым алганда, Әҗегол мәктәбе белән Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе, Гәйнә мәктәбе белән 4 нче мәктәп, Рахмангол мәктәбе белән 29 нчы гимназия һәм Акбаш мәктәбе белән 52 нче мәктәп арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Бу хезмәттәшлекнең беренче уңай нәтиҗәләре мәктәпләр эшчәнлегендә чагылыш тапты инде.

Өлкә мәктәпләре арасында китапханәара дәреслекләр алмашуны җайга салу уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителеш проблемасын беразга киметергә ярдәм итә. Моңа ирешүдә мәктәп директорларының китапханәчеләр белән уртак семинар, киңәшмәләр уздыруы ярдәм итә. Андый чаралар директорлар Советының эш планына да кертелде.

Туган телне укытуны камилләштерү максатыннан 2 ел рәттән татар теле һәм әдәбияты кабинеты конкурсы уздырылып килә. Ул да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матди ярдәме белән оештырыла. Алдагы елга Татарстанда гамәлгә кертелгән «Иң яхшы балалар бакчасы» конкурсын безнең өлкәдә дә уздыру планга кертеләчәк.

Туган телне пропагандалау, милли үзаңны үстерү максатыннан ел дәвамында Җәлил һәм Тукай укулары, татар язучыларының юбилейларына багышланган чаралар, сочинениеләр язу бәйгесе, шигырьләр һәм татар телендә декламацияләр сөйләү конкурслары оештырылды. Аларда инде һәрвакыттагыча татар телен 3 сәгать укыган мәктәптәге балалар җиңеп чыга.

Ана телен милли йолалар аркылы яраттыру да планга керетелгән иде. Шуларның берсе – Балалар сабан туе. Ул татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен төрле районнарның авыл җирлегендә чиратлап ел да уздырыла. Бәйрәм тулысынча спонсорлар һәм Даими вәкиллек ярдәме белән оештырыла.

Свердловск өлкәсе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 нчы сентябрендә раслаган 01-01-91/14607 номерлы методик киңәшләрен гамәлгә кую алдыбыздагы зур проблема булып тора. Ул бюджет чыгымнарын оптимальләштерү максатын күз уңында тота. Свердловск өлкәсе Мәгариф министрлыгы уздырган мониторинг буенча татар авыллары мәктәп­ләренең 95%ы аз комплектлыга керә, һәм алар кайсыдыр зуррак мәктәпкә кушылырга, филиал булырга, я булмаса бөтенләй ябылырга тиеш булып чыга. Районнарда алда әйтелгән методик киңәшләрне гамәлгә ашыру башланды. Әлегә мәктәпләрдә административ һәм кайбер эшче персонал кыскартыла, ә укытучылар коллективы һәм укучылар ничек укыган, шулай укыту һәм укуларын дәвам итәләр. Әлбәттә, шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: бүгенгә кадәр дәүләт органнары авылларда 15, 17, 25, 35 укучысы булган мәктәпләрне төп (тугызъеллык) мәктәп килеш саклап килде.

Мәктәпләрне саклап калу максатыннан 12 мәгариф оешмасы базасында заманча җиһазландырылган мәктәптәкәчә яшьтәге балалар төркемнәре ачылды.

Туган телне саклау һәм пропаганда­лауда татар теле һәм әдәбиятыннан уздырыла торган олимпиадаларны да әйтеп китәргә мөмкин, чөнки олимпиадада җи­ңү яулаган укучылар, башка предметлар белән бергә, ел саен губернатор премиясенә тәкъдим ителәләр һәм алалар.

Югарыда әйтелгән сүзләр барысы да авыл мәктәпләренә генә кагыла. Алар төбәктәге татарларның якынча 20 процентын гына тәшкил итә. Ни кызганыч, шәһәр җирлегендә татар балаларының руслашуы көчле темплар белән дәвам итә, бу исә халкыбызның милли үзаңы нык түбән булуга бәйле.

Туган телне тиешенчә укыту һәм аны мәктәпләрдә укытуны гадәти күренешкә әйләндерү өчен, киләчәктә тагын ниләр эшләп була? Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталыгын арттыру өчен, даими рәвештә төрле семинарлар, мастер-класслар оештыру; балаларда татарча китап укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм халкыбызның әдәби хәзинәсен тарату максатыннан китапханәчеләрнең үзара тыгыз бәйләнештә милли чаралар үткәрүе кирәк. Әлбәттә, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен, мәктәп­ләрдә базис уку планының икенче вариантыннан файдалану зарур. Милли мәгариф учакларын сүндермәс өчен, күбрәк үзебезгә тырышлык куярга кирәк.

2015 елның октябрь санында чыккан башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.

Добавить комментарий