Логотип Магариф уку
Цитата:

Түгәрәктә ничә бала булырга тиеш?

“Дәресләрдән соң мәктәп” проекты гамәлдә булган өстәмә белем бирү системасына альтернатива түгел. Бөтен кеше дә аның нинди зур роль уйнавын аңлый. Әмма өстәмә белем бирү системасында тәртип урнаштырыр...

“Дәресләрдән соң мәктәп” проекты гамәлдә булган өстәмә белем бирү системасына альтернатива түгел. Бөтен кеше дә аның нинди зур роль уйнавын аңлый. Әмма өстәмә белем бирү системасында тәртип урнаштырырга, аның нәтиҗәлелеген арттырырга, һичшиксез, кирәк... Безнең күп мәктәпләрдә көндезге сәгать икедә тормыш бөтенләй тынып кала. Хезмәт белән тәрбияләү, укучыларны фәнни-тикшеренү, эшкуарлык эшчәнлегенә тарту – әлеге проектның максатлары шундый”, - дип белдергән иде 2012 елда элекеге ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадышта узган август киңәшмәсе вакытында.


2012-2013 уку елында исә мәгариф һәм фән министры вазифасын үз җилкәләренә алган Энгель Фәттахов техник иҗатка багышланган проектларга игътибар итә башлады. Ә бу исә фәнни-техник түгәрәкләр санын артыру һәм, әлбәттә, малай-егетләрне техникага якынайтуга кайтып кала. Соңгы елларда төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар санына анализ ясасаң, аларның 60 процентын кызлар тәшкил итүе күпләрне, шул исәптән министрны да уйга салды, күрәсең. Республика мәктәпләреннән министрлыкка төрледән-төрле проектлар агылды. Нурлат районы да читтә калмады – үз проектларын тәкъдим итте.


Заман таләбе


Нурлат гимназиясе агымдагы уку елыннан фәнни-техник иҗат мәйданчыгы базасына әйләнде. “Дәресләрдән соң мәктәп” проектында катнашып грантка ия булган гимназиядә бүген фәнни-техник иҗатның дүрт юнәлеше буенча: робототехника, судомоделирование, электроэнергетика һәм легоконструирование түгәрәкләрендә 60 бала шөгыльләнә. Грант акчаларына җиһазлар сатып алынган.


- Балаларны техник юнәлешләргә тарту – заман таләбе, - ди мәктәп директоры Владимир Кашкаров. – Иң элек, бу гамәл үсмерләрне урамда йөрүдән тыя һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерергә булыша. Техник белгечлекле һөнәрләрне сайлауда зур ярдәм була ала.


Гимназия базасында проектны гамәлгә ашырырга барлык шартлар тудырылган:


- Районда фәнни-техник иҗат мәйданчыгы базасы ачу өчен гимназия бар таләпләргә дә туры килде. Биредә бүлмәләр, мәйданчыклар бар, һәм, иң мөһиме, анда техник юнәлешне белгән ир-ат педагоглар эшли, - ди бу уңайдан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Габделгазиз Юнысов. – Мисал өчен, робототехника юнәлешендә информатика укытучысы Алексей Фадькин, судомоделированиедә технология укытучысы Фәниз Гаязов, электроэнергетикада физика укытучысы Хәлим Алимов, легоконструирование түгәрәгендә башлангыч сыйныф укытучысы Люция Ногманова эшли. Гимназия укучылары белән беррәттән, база мәйданчыгында район мәгариф учреждениеләренең тулы сыйныфлары шөгыльләнә. Моннан тыш, педагоглар өчен дә өйрәтү семинарлары уза. База мәйданчыгы сентябрьдә генә эшли башласа да, нәтиҗәләр күзгә күренерлек. Ике-өч көн эчендә VII сыйныф укучылары һөнәри дәрәҗәдәге роботлар җыя башладылар. Алай гына да түгел, конкурсларга да әзерлиләр. Әйтик, бу елда “Легоробот һәм Мин” дип аталган фестивальгә җыеналар, моннан тыш, “XXI гасыр Кулибины” республика слетына һәм “Мин – мастер” дип аталган республика конкурсына эшләр тәкъдим ителәчәк. Ә менә декабрь аенда Түбән Кама шәһәрендә узган энергетикларның фәнни-гамәли конференциясендә электроэнергетика түгәрәгенә йөрүче укучылар икенче, өченче урыннар белән кайтты. Февраль аенда “Энергетика һәм энергетик ресурслар торышы, проблемалары һәм үсеше” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә яшь иҗатчыларыбызга беренче һәм икенче урыннар бирелде. Чистай шәһәрендә дә призлы урыннар яуладык. Алда әле бик күп конкурслар...


Инструментка – бар, шкафка – юк


Әлбәттә, укучылар белән шундый нәтиҗәләргә ирешү өчен остазларга бик күп тырышлык кирәк - бу яктан проблемалар юк. Ә менә проектларны тормышка ашыру кыенгарак туры килә, чөнки сатып алынган җиһазларны тулы көченә куллану өчен материал җитеп бетми. Очкыч, катер, кораблар, тегермән макетларын (эшләми торган матур макетлар) ясау җиңел ул. Ә менә кулланышка кертерлек, гамәли яктан файдалы проектларга материал табу бик кыен: барысы да акчага барып тоташа. Бу Нурлат районына гына кагылмый, ә гомуми республика проблемасы.


“Дәресләрдән соң мәктәп” проектының беренче җитешсезлеге шунда дияр идем мин. Проект бары тик инструментлар алуга гына юнәлдерелгән. Ә буш бүлмәгә урындык, верстаклар, шкаф кебек кирәк-ярак алуга акча бирелмәү аңлашылып бетми. Фәнни-техник иҗат мәйданчыгы базасына башлангыч эшне башлап җибәрү өчен 100 мең сум булса да акча бирелсә, җиңелрәк булыр иде.


Икенче исәпкә алынмаган проблема – ул фәнни-техник түгәрәкләргә йөрүче балалар саны унбиштән дә ким булмаска дигән таләп. Түгәрәк җитәкчесе буларак, моның белән килешә алмыйм: бер үк вакытта электр җиһазлары белән эшләү, инструментларның берәр комплект кына булуы, һәр укучы күз уңында булу кирәк... Ә менә җитди проектлар белән шөгыльләнгәндә бер укучы белән генә эшләү мөмкин. Бер проектны тәмамламыйча, икенчесенә тотыну да тиешле нәтиҗәгә китерми. Остазның укучы янында булмавы микросхемаларны яндыруга китерә, ә бу исә барысын да яңадан башлау дигән сүз. Шуңа күрә бу юнәлештәге түгәрәкләргә 5-7 баладан да артыгын алу мөмкин түгеллеген аңлау шарт. Ә бит проектларны төрле конкурс-бәйгеләргә, конференцияләргә тәкъдим иткәндә, авторы бер яки ике укучы гына булу шарты куела. Күмәк эшләр кабул ителми. Ике автор белән дә проблемалар туып тора. Җиңүче булган очракта бер генә грамота һәм бүләк каралган.


Инженерлар кирәк


Соңгысы – кадрлар һәм хезмәт хакы. Кадрларга килгәндә, бу түгәрәкләрне гади укытучыларга тагу кирәкле уңышларга китермәскә мөмкин. Фәнни-техник түгәрәкләрне алып бару өчен инженер-электрик кебек белгечләр кирәк. Бу эшләрне мәктәп укытучысына түгел, ә менә балалар иҗат үзәге белгечләренә тапшыру дөресрәк булыр иде, минемчә. Ул чакта 4 сәгать кенә түгел, тулы ставкага эшләү мөмкинлеге бар – җитәкче барлык көчен шуңа юнәлтә алачак. Укытучының түгәрәктән тыш та җитмеш төрле эше бар икәнлеген онытмасак иде. Хезмәт хакына килгәндә: укытучыларга өстәмә эш буларак бирелгәнгә, түләүдә премияләр дә, баллар да каралмаган. Эш нәтиҗәле булса да, өстәмә түләүләр юк. Ә менә башка түгәрәкләр өчен бу түләүләр каралган.


Хәлим Алимов, Нурлат гимназиясенең I квалификация категорияле физика укытучысы, балалар иҗат үзәге педагогы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ