Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеена яңа елда барачакбыз!

Кичә Рөстәм Миңнеханов Казанның кайбер социаль-мәдәни объектларында үткәрелә торган ремонт барышы белән танышкан чакта Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей бинасын реставрацияләүне башкаручы генераль...

Кичә Рөстәм Миңнеханов Казанның кайбер социаль-мәдәни объектларында үткәрелә торган ремонт барышы белән танышкан чакта Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей бинасын реставрацияләүне башкаручы генераль подрядчы эшләрне яңа елга тәмамларга сүз бирде. Казан мэриясе  матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  эшлекле киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


Казан циркы һәм Татар әдәбияты тарихы музееннан соң киңәшмәдә катнашучылар Габдулла Тукай музеена юнәлде. Бүгенге көндә 530 кв. метр мәйданны биләгән региональ билгеләнештәге мәдәни мирас объектында төп ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Хәзерге вакытта түшәмнәрне штукатурлау, радиаторларны монтажлау алып барыла. Президент башкарылган эшкә уңай бәя бирде, һәм билгеләнгән вакытка өлгерер өчен тизләнеш алырга кирәклеген билгеләп үтте.


Рөстәм Нургали улы шулай ук әдәби музей янында урнашкан төзекләндерүгә мохтаҗ булган скверга игътибар бирде. «Әлеге сквер халыкны үзенә тартып торырга тиеш», – дип ассызыклады ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ