Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланг...

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек:



Равил Айдаров

«Казанский деревянный дом XIX – начала XX веков в акварели и графике: издание второе дополненное» тарихи-архитектур монография, Борынгы Казан архитектурасын тасвирлаган, биналар, урамнар күренешләре, архитектур графика (рәсем, сызым, акварель).



Ренат Әюпов

Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын чагылдырган спектакльләре: «Печән базары» – Р.Әюпов инсценировкасы, 2006 ел; «Зәйтүнәкәй» – Р. Батулла пьесасы, 2011 ел; «Әйт әле, күбәләк» – Т.Миңнуллин пьесасы, 2014 ел.



Фәүзия Бәйрәмова

«Кырык сырт: романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2005 ел), «Күчем хан: тарихи роман» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2011 ел).



Флера Гыйззәтуллина

«Яну дәверләрендә: поэма-трилогия» (Казан: Татар китап нәшрияты, 2013 ел), «Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2007 ел).



Шәмсия Җиһангирова

«Илаһият: шигырьләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2011 ел), «Бәхетең үз кулыңда: җырлар» (Казан, «Рухият», 2012 ел).



Нәҗип Нәккаш

Г.Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, «Ярдәм» һ.б. мәчет дизайны өчен.



Газинур Морат

«Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2014 ел).



Вакыйф Нуруллин

«Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том: повестьлар» (Казан, «ТанДим» нәшрияты, 2014 ел).



Гөлзадә Сафиуллина

Татар халкының рухи мирасын пропагандалаганы, «Сөембикә варислары» (1999 – 2015 еллар) фестивале оештырганы һәм «Үлемсез ил җыры» (2007 ел) патриотик җыр башкарганы, «Илаһи моң» (2014 – 2015 еллар) рухи мирас проекты, шулай ук «Әй, киң төрки даласы» (2013 ел) концерт программалары.



Җәүдәт Сөләйманов

«Сүтелә йомгак...: шигырьләр, поэмалар» (Казан, Татар татар китап нәшрияты, 2011 ел).



Айдар Халим

«Өч аяклы ат», «Кыйбла», «Казыктагы тальян», «Татар вакыты» романы һәм «Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» хикәяләре (Казан, Татар китап нәшрияты, 2005 ел), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2002 ел).



Альберт Хәсәнов

«Җәнбәт җәвере: повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар» китабы (Казан, Татар китап нәшрияты, 2007 ел), «Данәгөл: роман» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012 ел), «Сайланма әсәрләр. Ике томда» (Казан, «ТанДим» китап нәшрияты, 2014 ел), «Бүре баласы Чатан: повесть һәм хикәяләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2014 ел).



Зиннур Хөснетдинов

«Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012 ел).



Авторлар төркеме:
Илья Артамонов (рәссам- проектлаучы), Леухин Александр (рәссам-проектлаучы), Вәлиуллин Фарит (рәссам-монументалист), Шиһабетдинов Рәшит (рәссам-монументалист), Щетинин Игорь (рәссам-монументалист), Сыйтдиков Айрат (А.Халиков исемендәге археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил ( Казан федераль университетының халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий (археолог).


«Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляция.
Чыганак: "Шәһри Казан".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ