Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай викторинасы»: «Шүрәле» – яңача

Яз – Тукай фасылы, апрель – Тукай ае. Шул уңайдан «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә, «Тукай викторинасы» игълан итә. Бәйгедә халкыбызның бөек шагыйре тормышы, иҗ...

Яз – Тукай фасылы, апрель – Тукай ае. Шул уңайдан «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә, «Тукай викторинасы» игълан итә. Бәйгедә халкыбызның бөек шагыйре тормышы, иҗаты белән кызыксынган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләрне исә Тукай музеена кунакка дәшәчәкбез.


1. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасын бергәләп укыгыз. Әсәр ахырында Былтыр Шүрәленең бармакларын кыстыра, аны исә иптәшләре килеп бәладән коткара. Поэманың сюжетын үзгәртеп, аны тәмамлауның яңа вариантын (улыгыз, кызыгыз тәкъдим иткән) языгыз.


2. «Туган тел» шигырен бергәләп укыгыз. Соңгы икеюллыктагы фикерне үз сүзләрегез белән җиткерегез.


3. Казандагы Г.Тукай музеенда шагыйрьнең нинди шәхси әйберләре саклана?


4. Казандагы Г.Тукай исеме белән бәйле урын, предмет, төшенчәләрне атагыз.


5. Казандагы Тукай мәйданында урнаштырылган һәйкәлендә шагыйрь китап тотып тора. Китап кайсы кулында?


Сорауларга җавапларны 15 апрельгә кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон адресына яки почта аша: 420066 Казан, Декабристлар ур., 2, а/т 47 (7 нче кат) юлларга мөмкин. Белешмәләр өчен тел: 8(843) 222-06-02.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ