Логотип Магариф уку
Цитата:

Туристларны китап түгел, бина кызыксындыра

Казанның Кремль урамы туристларны иң җәлеп итә торган урыннарның берсе. Милли китапханәбез дә шушы урамда урнашкан. “Казанга килгән туристларны, җанатарларны китапханәнең бинасы бик кызыксындыра”, - д...

Казанның Кремль урамы туристларны иң җәлеп итә торган урыннарның берсе. Милли китапханәбез дә шушы урамда урнашкан. “Казанга килгән туристларны, җанатарларны китапханәнең бинасы бик кызыксындыра”, - диде директоры Сөембикә Җиһаншина, футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә үткәрелгән очрашуда.


Башкаланың сулаган һавасы да спортка, футболга әйләнгән, шәһәр кунаклар һәм туристлар белән тулган бу көннәрдә ТР Милли китапханәсе дә төрле чаралар уздыра.  Быел “Китапханә – паркта” дигән традицион мәдәни чараларын футбол чемпионаты көннәрендә үткәргәннәр.


 “Укы. Уйла. Сөйлә – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak.” дигән шигарь белән үтә торган әлеге чарада 800 кеше, шул исәптән, чит ил туристлары да катнашкан. Әлеге китап бәйрәмендә язучы, шагыйрь, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең чыгышларын тыңлап кына калмыйча, кунакларның үзләренә дә шигырь,әсәрдә өзек сөйләү мөмкинлеге биргәннәр. Сабантуй күренешләре дә, төрле-төрле күргәзмәләр дә күңелгә хуш килерлек итеп оештырылган. Паралель рәвештә китапханәнең лекция заллары да эшләгән. Анда сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, спорт темаларына лекция укылган.


Директор әйтүенчә, китапханә хезмәткәрләре туристларга истәлекле һәм файдалы мизгелләр бүләк итү белән генә мәшгуль түгел. “Безнең хезмәткәрләр арасында да футбол җанатарлары бар. Матчларга йөриләр, бөтен хәбәрне белеп торалар”, - диде ул.


Тагын бер мәгълүматны әйтми калып булмый.


“Безнең фондларда 3,5 млн документ саклана һәм кирәкле материалны санаулы минутлар да табу мөмкинлеге дә бар. Картотекалар булдырылган. Теләгән кеше сайт аша мөрәҗәгать итә һәм үзенә кирәкле мәгълүматны ала ала”, - диде директор.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ