Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар өчен иң кыен эшне ачыкладым

Укытучылар белән очрашкан вакытта, татар теленнән олимпиада сорауларының катлаулы булуыннан зарланучылар да очрый. Бу хакта минем үз фикерем бар. Моңарчы татар теле буенча олимпиада сораулары әйбәт тө...

Укытучылар белән очрашкан вакытта, татар теленнән олимпиада сорауларының катлаулы булуыннан зарланучылар да очрый. Бу хакта минем үз фикерем бар. Моңарчы татар теле буенча олимпиада сораулары әйбәт төзелеп килде. Анда тел белеменең барлык тармаклары да искә алынды. Тест биремнәре булу да отышлы иде. Тәкъдим ителгән сораулар тирән уйлануны, фикер йөртүне, төгәллекне таләп итә. Билгеле, сораулар һәм биремнәр укыту программалары нигезендә төзелә. Әмма катлаулы сораулар да очрый, шулай булырга тиеш тә.


Гөлсем ИЗМАЙЛОВА,
Казандагы 111 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы


Гөлсем Гаделша кызы Измайлова, билгеле бер шартлар булдырганда, балаларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын баетырга мөмкин, дип саный. 20 елдан артык укучыларын олимпиадаларга әзерли, һәм алар шәһәр, республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша, уңышларга ирешә. Мәсәлән, соңгы 5 елда шәһәр күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда 2 укучысы – җиңүче, 13е призлы урынга лаек була, республика күләмендә исә 8 укучысы призлы урынны ала. Бик күп еллар дәвамында район, шәһәр олимпиадалары эшләрен тикшерүдә катнаша. Педагогик стажы – 46 ел.


Барыбызга да билгеле булганча, олимпиадалар берничә максатны күздә тотып үткәрелә: мәктәпләрдә татар телен укытуны камилләштерү; балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү; гамәлдәге программа һәм дәреслекләрнең ни дәрәҗәдә таләп­ләргә туры килүен ачыклау; балалар арасыннан сәләтлеләрне сайлап алу һәм аларны телне тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү.


Укучыларны олимпиадаларга әзерләү һәм алар белән тиешле эш оештыру күп көч сорый, укытучыдан укыту техноло­гияләрен, эш формаларын һәм алымнарын камилләштерүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.


Укучыларның сәләтен үстерү өчен, сис­темалы, җитди, эзлекле һәм дәвамлы эш алып барырга кирәклеген һәммәбез дә беләбез. Шуңа күрә, аларның белемен тирәнәйтеп, үзләштерүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, мөмкинлекләр тудырырга тырышам. Һәр сыйныфтан сәләтле, көчле һәм татар телен өйрәнүгә теләге булган балаларны аерып алам. Әзерлек эшләрен IV сыйныфтан башлыйм.


Укучылар алдына мондый бурычлар куям: 1) программа материалын бик яхшы бе­лү; 2) төрле өстәмә чыганаклардан (Ин­тернеттан, белешмә әдәбияттан, фәнни текстлардан һ.б.) мәгълүмат алу; 4) фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализларны үзләштерү; 5) телевидение­дән татарча тапшыруларны карап бару; 6) яңа басылып чыккан китаплар белән танышып тору; 7) иҗади эшли белү һ.б.


Уку елы башыннан ук атнаның билгеле бер көнендә, дәресләрдән соң әзерлек эшен башлап җибәрәбез: эзлеклелек, гадидән катлаулыга бару принцибы нигезендә эшлибез. Тел белеме бүлекләрен кабатлыйбыз. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиевнең «Хәзерге татар әдәби теле», Р.С.Абдуллинаның «Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе», «Сөйләм культурасы», Г.Х.Әхәтовның «Хәзерге татар теленең лексикологиясе», Ф.М.Хисамованың «Татар теле морфологиясе», Ф.Ә.Ганиевнең «Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы», Ч.М.Харисованың «Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар», «Татар теле. Анализ үрнәкләре», М. З. Зәкиевнең «Татар синтаксисы» хезмәтләренә күзәтү ясыйбыз. Сүзлекләрдән, аеруча «Татар теленең фразеологик сүзлеге», «Татар исемнәре сүзлеге», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татар теленең орфографик сүзлеге», «Татар теленең омонимнар сүзлеге», «Татар теленең синонимнар сүзлеге» һәм «Татар теленең антонимнар сүзлеге» кебек хезмәтләрне кулланабыз. Программа буенча бирелгән һәр төр анализны кабатлыйбыз, төрле дәрәҗәдәге күнегүләрне эшлибез. Татар теленнән кагыйдәләр ятлауны максат итеп куймыйм, аларның мәгънәсен аңлап, гамәли куллана белүенә игътибар бирәм.


Соңгы елларда, олимпиада материалының бер биреме буларак, төрле жанрдагы һәм стильдәге текстларны татар теленнән рус теленә яки рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү эше тәкъдим ителә башлады. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: рус мәктәбендәге татар балалары өчен иң кыен эшләрнең берсе – текстларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. Укучыларның тәрҗемә эшендә стиль хаталары – сүзтезмәләрдәге бәйләүче чаралар, килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүзләрне яки аларның бер үк формаларын кабатлау, тексттан алынма сүзләрне аерып чыгара белмәү, сүз байлыгы җитмәү, кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен белмәү яки сүз мәгънәсен аңламау, аеруча татарча җөмләләрдә сүз тәртибе сакланмау күзәтелә. Шуңа күрә әлеге хаталарны төзәтү өстендә эшләүгә җитди әһәмият бирәм.


Даими рәвештә татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ үткәрә торган төбәкара олимпиадаларда, «Зирәк тиен» бәйгеләрендә катнашу; БРИ, БРТ биремнәрен, төрле дәрәҗәдәге тестлар эшләү укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерә. Өстәмә белем чыганак­ларыннан – «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас» журналларында, «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», газеталарында басылып чыккан яңа әсәрләргә рецензияләр язабыз. Бу алым аларның тел байлыкларын арттырырга, сөйләм телләрен үстерергә булыша.


Укучыларны телевидениедән тәрбия бирерлек иң матур тапшыруларны карап баруга җәлеп итәм. Укучылар «Яңа гасыр» телевидениесе тәкъдим иткән «Татарлар», «Халкым минем», «Мәдәният дөньясында», «Татарча өйрәнәбез», «Әдәби хәзи­нә», «Белем дөньясы» тапшыруларын, татарча спектакльләрне яратып карыйлар. Соңыннан караган тапшырулар буенча рецензия, бәяләмә, сочинение язулар, иҗади эшләр оештырам.


Укытучылар белән очрашкан вакытта, олимпиада сорауларының катлаулы булуыннан зарланучылар да очрый. Бу хакта минем үз фикерем бар. Моңарчы татар теле буенча олимпиада сораулары әйбәт төзелеп килде. Анда тел белеменең барлык тармаклары да искә алынды. Тест биремнәре булу да отышлы иде. Тәкъдим ителгән сораулар тирән уйлануны, фикер йөртүне, төгәллекне таләп итә. Билгеле, сораулар һәм биремнәр укыту программалары нигезендә төзелә. Әмма катлаулы сораулар да очрый, шулай булырга тиеш тә.


Укучыларның эшләреннән күренгәнчә, татар теленнән түбәндәге хаталар кабатланy күзәтелә: биремнең эчтәлеген аңламау нәтиҗәсендә, аны дөрес үтәмәү; сүз басымын дөрес билгели алмау; сүзләрнең әйтелеш белән язылыш арасындагы аер­маны танымау; тартымлы исемнәрнең ки­леш белән төрләнешен начар белү; иялек ки­лешендәге исем фигыльне ачык­лаганда, тәмамлык булуын белмәү; тыныш билгеләрен дөрес куймау, бигрәк тә аерымлан­ган хәлләрне ачыклый белмәү; кушма җөмлә синтаксисы буенча аерымланган иярчен кисәкле гади җөмләне, синтетик иярчен рәвеш, вакыт, сәбәп, максат, шарт, кире, аныклагыч җөмләле кушма җөмләне яисә тиңдәш хәбәрле гади җөмләне тезмә кушма җөмлә белән бутау; җөмләләрнең схемасын дөрес төземәү; катнаш кушма җөмләне я тезмә кушма җөмлә, я күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә дип билгеләү.


Шунысы куанычлы: укучыларымның татар теленнән белем һәм осталыклары елдан-ел үсә, камилләшә бара. Олим­пиадаларда катнашу укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуын да арттыра, тел чараларын урынлы кулланырга өйрәтә, ана теленә хөрмәт һәм аны ярату хисләре тәрбияли. Әлбәттә, тырышлык бушка китми.


©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ