Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган II төбәкара укулары узды

Әгерҗе муниципаль районы Иж–Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2015 елның 11 нче апрелендә укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган II төбәкара укулары үтте. Әлеге чара “Татарстан...

Әгерҗе муниципаль районы Иж–Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2015 елның 11 нче апрелендә укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган II төбәкара укулары үтте. Әлеге чара “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче уку елына төзелгән планы нигезендә, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан оештырылды. 


Укуларда КФУ доцентлары, район укытучылары, укучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район язучылары, Удмуртия Республикасы социаль–педагогия көллияте укытучылары һәм студентлары, Минзәлә, Менделевск, Балтач, Зәй районнары, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре  укучылары һәм укытучылар катнашты.


Укучылар фәнни–эзләнү эшләрен 4 юнәлеш буенча якладылар:


1. Туган ягымда Буби мәдрәсәсе эзләре;


2. Исемле мәктәбем – минем горурлыгым;


3. Бубыйларның бай мирасы – рухи хәзинә;
4. Игелек кылучы затлар – мәктәп тоткалары.
Иң яхшы 12 укучыга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.
 Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ