Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе узды

Казанда укытучыларның һәм V-XI сыйныф укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Җыенны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, Т...

Казанда укытучыларның һәм V-XI сыйныф укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Җыенны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге татар театрлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм 12 нче гимназия оештырды.


Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итеп куя.



Укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә үткәрелде. “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр каралды. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булды.


Чыганак: http://arskmedia.ru/


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ