Логотип Магариф уку
Цитата:

Укырга килмәүчеләр 20 проценттан артса, вакытлыча карантинның нәтиҗәсе зур – Л.Авдонина

Быел Татарстанда ОРВИ һәм грипп аркасында карантинга ябылган белем бирү учреждениеләре әлегә юк. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокуклар...

Быел Татарстанда ОРВИ һәм грипп аркасында карантинга ябылган белем бирү учреждениеләре әлегә юк. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.


“Белем бирү оешмаларында бөтен мәктәптә, я аерым бер сыйныфларда уку эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуның гриппка каршы көрәштә нәтиҗәлелеге зур. Республикада бу чара нәтиҗәле кулланыла. Укучыларны җиде көнгә бер-берсеннән аерып тору чир йоктыру чылбырын өзәргә мөмкинлек бирә”, – диде Любовь Авдонина. Ул барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләренә эш көнен мәктәптә ОРВИ һәм грипп буенча вазгыятьне өйрәнүдән башларга киңәш итте. “Балалар бакчасына, я мәктәпкә укырга килмәгән балаларның санын күзәтергә кирәк, һәм әгәр дә мондый укучылар 20 проценттан артса, мәктәптә, я аерым бер сыйныфта уку эшчәнлеген 7 көнгә туктатып торырга кирәк. Гадәттә, бу Мәгариф бүлеге, я белем бирү учреждениесе җитәкчесе фәрманы нигезендә эшләнә. Моның бер куркынычы да юк, бу нәтиҗәле чара. Иң мөһиме – вазгыятьнең кискенләшүенә караганда, вакытында аны күреп алу һәм чик кую”, – диде.


Любовь Авдонина быел карантинга әлегә бер учреждение ябылмаса да, 2016 елның ноябрендә профилактика максатыннан 3 белем бирү учрежденисендә 8 сыйныфта уку эшчәнлеге туктатылып торганын билгеләп узды.


Искәртеп үтик, әлегә Казанда чикләү чаралары гына кертелде. “Моны тыю һәм карантин белән бутарга кирәкми. Карантин күпкә киңрәк төшенчә. Чикләү чаралары эпидемия күтәрелешен тоткарлап торачак”, – диде Любовь Авдонина.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ